Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №110» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Попова, д. 16 |
| Телефон: | (843)2795514 |
| E-Mail: | s110.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №110" |
| Руководитель: | Сахнов Артем Сергеевич |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 716 ученик; из них 13-иностранные граждане |
| У нас учат: | 50 педагогов. Язык обучения - русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №110» Советского района г. Казани - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Тукайны укыйбыз 21.04.2025

Мәктәптә Тукайны укыйбыз” исемле чара булып узды. Чара барышында шагыйрь әсәрләреннән өзек сөйләү, сәгатьле итеп уку, аның иҗаты буенча ясалган рәсемнәрне яклау оештырылды. Соңыннан “Әсәрләрне тану, исемен белү” дигән уен үткәрелде.
-
Презентация ясыйбыз 18.04.2025

7-8 нче сыйныф укучылары арасында “Тукай атналыгы” кысасында Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча презентацияләр ясау оештырылды. Укучылар үз эшләре буенча сыйныфташлары каршында чыгыш ясадылар һәм тема буенча тикшерү эше дә үткәрделәр.
-
Татарча флешмоб 15.04.2025

Тукай атналыгы кысасында бүген мәктәптә флешмоб уздырылды. Укучылар арасында Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр сөйләү һәм сәнгатьле уку оештырылды.
-
Театрга бару 14.04.2025

14 нче апрель көнне 8 нче сыйныф укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына бардылар. Түбән Кама татар дәүләт драма театры әзерләгән “Ияләр” спектаклен карадылар.
-
Фәнни-гамәли конференция 12.04.2025

Лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Самира “Мәгърифәт йолдызлыгы” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Икенче турга узып, уңышлы чыгыш ясады. Самираны котлыйбыз!
-
Тукай һәм милли бизәкләр 11.04.2025

Бүген мәктәптә 6а, 6б сыйныфы укучылары белән "Татар халкының орнаменты" дигән темага иҗади мастер- класс үткәрелде. Балалар орнамент тарихын, төрләрен өйрәнделәр, татар халкының милли бизәкләренә күзәтү ясадылар. Мастер- класс ахырында укучылар Г. Тукай портретын татар халкының орнаменты ярдәмендә бизәкләделәр.
-
Г.Тукай иҗатын өйрәнү дәвам итә 08.04.2025

Сыйныфларда Г.Тукай иҗатын өйрәнү дәвам итә. 5в сыйныфы укучылары да бөек шагыйрьнең иҗаты белән бүген тирәнрәк таныштылар.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 07.04.2025

Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен сәяхәт-дәрес үткәрелде. 1 ав сыйныф укучылары әкиятләр иленә сәяхәт тоттылар. Алар Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен карадылар. Соңыннан укытучы тәрбияви әңгәмә оештырды, “кеше әйберенә тияргә ярамый”,- дигән нәтиҗә ясалды.
-
Котлыйбыз! 04.04.2025

6 нчы сыйныф укучысы Хадиуллин Д. “Шигърият бакчасында” исемле әдәби-иҗади бәйгедә катнашты һәм лауреат булуга иреште. Даниельне котлыйбыз һәм тагын да уңышлар телибез!
-
Конференция 24.03.2025

По итогам VI Республиканской научно-практической конференциидля школьников им.Г.Гафиатуллина, Лесун Арина и Савельева Анастасия были удостоены Диплома I степени. Руководитель - Лаптева Наталия Николаевна, учитель технологии высшей квалификационной категории. Позравляем!











