Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: gim2072@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 680 учащихся (в том числе 1 иностранный гражданин) Язык обучения- русский.
У нас учат: 49 педагогов

Гаилә - тәрбия учагы. Арсланова Р.М.

                                     Гаилә- тәрбия учагы.

                                                   Рәхимә Минвәли кызы Арсланова

     Бала тәрбияләү-гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында  тора торган иң җитди,мөһим мәсьәләләрнең берсе.

  Сабый тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Алдагы тормышында ни генә булмасын,баланың характер үзенчәлекләре,аң-белемгә омтылышының күп өлеше геннар аша  аңа нәселдән күчә. Шуңа күрә гаилә мөнәсәбәтләре булачак шәхеснең формалашуына хәлиткеч йогынты ясый. Бөек мәгърифәтчебез Р.Фәхреддин :” Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас “,- дип әйтсә, атаклы совет педагогы А.С.Макаренко:

“ Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз иң беренче хәлиткеч фактор.Сез баланы аның белән сөйләшкәндә генә, аңа акыл өйрәткәндә яки аңа боерык биргәндә генә тәрбиялим дип уйламагыз.Сез аны тормышыгызның һәр моментында, хәтта бөтенләй өйдә булмаган чагыгызда да тәрбиялисез.Ничек киенәсез, башка кешеләр турында ни сөйлисез ; ничек шатланасыз яки кайгырасыз,үзегезнең дусларыгыз яки дошманнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә буласыз, ничек көләсез, ничек газета укыйсыз-менә боларның барысының да бала өчен әһәмияте бар”,-дип язып калдырган. Димәк,  гаилә тәрбиясе   -  ул ата-ананың шәхси үрнәге.  Гаилә әгъзалары арасындагы җылы, игелекле мөгамәлә, үзара хөрмәт хисе  әхлак тәрбиясе өчен мөһим җирлек тудыра. Гаилә тәрбиясенең нигезен тәшкил итә торган гомумкешелек идеаллары, принциплары  да Р.Фәхреддиннең педагогик мирасында  ачык чагыла. “Изге балалар күктән килмиләр, бәлки гаиләләр эчләрендә җитешәләр”,- дип яза ул.

 Бала тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, ата-аналардан, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә.  Телевидение, төрле мәгълүмат чаралары тискәре күренешләрне пропагандалый. Димәк, тәрбия системасына,гаиләгә тагын да югарырак бурычлар йөкләнә. 

Кайбер гаиләләрдә  бар да тәртиптә шикелле.Әти-әниләре алдынгы,әйбәт киенәләр,мул тормышта яшиләр кебек.Ләкин балалары мәктәптә начар укый,берни белән дә кызыксынмый, сыйныфташларын ихтирам итми. Моның сәбәбе, ата-ананың  мал артыннан гына куып,баланы тәрбияләүдән читләшүе. Кызганычка каршы,бүгенге көндә  күп ата-ана  гаиләне  материаль яктан тәэмин итү белән  генә мәшгуль . Аларны  баланың эчке дөньясы, хис- кичерешләре  бөтенләй диярлек  кызыксындырмый.Тамагы тук,өсте бөтен булгач,шул җиткән дип уйлый  алар.Әни  кеше  эштән кайткач аш пешереп, сериал карауны кулай күрсә, әтисе дә буш вакытын бала белән аралашуга түгел, ә диванга кырын ятып, телевидение яки газета укуга багышлый.Күп очракта балалар белән аралашу да кисәтүләргә генә кайтып кала: барма,тимә,карама,укы,эшлә һ.б.  Ә бала   даими игътибар , үзенә шәхес буларак карауны,чын күңелдән аралашуны сорый. Ата-анага мәктәптән кайткан баласының  нинди билге алуы белән  генә  түгел, мәктәп хәлләре, дуслары, аның уй-кичерешләре белән дә кызыксыну зарури. Бала үзенең булган проблемаларын чишү юлларын урамда түгел, ә өйдә табарга тиеш. Әгәр дә гаиләдә аны аңлаучы,сабырлык белән тыңлап,киңәш бирүче булмаса, ул яклауны,үзен аңлаучыны  урамнан эзләп, тискәре йогынтыга эләгергә мөмкин. Кызганычка каршы, теләсә нинди компанияләргә,секталарга эләгеп харап булучы яшьләр аз түгел. Ата-ана баласының кем белән аралашуын, мәктәптә нинди урын тотуын, җәмәгать эшләрендә ничек катнашуын да  күзәтеп торырга, укытучы, мәктәп белән тыгыз элемтәдә яшәргә тиеш.

 Кайбер  ата-аналарның шундый  гадәте  бар. Укучы тәртип бозса, яисә начар укыса, моның сәбәпләрен  алар  мәктәптән эзли башлыйлар,үз чиратында мәктәп гаиләне  гаепли. Тарткалашу нинди генә дәрәҗәдә булмасын, мәсьәләне уңай якка бердәмлек белән генә чишеп була.  Еш кына тәртип бозган баланың әти-әнисен мәктәпкә чакырырга туры килә. Ә алар, мәсьләнең асылына төшенеп җитмичә, баланың үзе, укытучылары янында ук аны ачыктан-ачык яклый, аклана башлыйлар . Димәк, укучы нинди генә начарлык эшләсә дә, үзенең яклаучысы булуын аңлый һәм гаебен танырга ашыкмый.  Билгеле, ата-ана олы хата ясый. Баланы үз гаебен танырга,аңларга,тәртипсезлек өчен җавап бирергә өйрәтергә кирәк.

Өлкән класс укучысы да  үз-үзен табуда, тормышта үз юлын, үз урынын билгеләүдә турыдан-туры ата-ана ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ. Әти-әни һәм бала арасында рухи якынлык, бердәмлек, уртаклык булырга тиеш. Егет һәм кызны ниләр борчый,ниләр кызыксындыра – моны даими белеп торырга кирәк.  Яшүсмерләрдә беренче тапкыр бөреләнгән мәхәббәт хисләрен дә иң элек ата-ана тоеп,киңәшләрен бирсә,  бик яхшы булыр иде.

 Гаилә- ул бер  түбә астында  яшәү,тору гына түгел, ә туганлык хисләре белән сугарылган, милләтебезнең гореф-гадәтләренә, әхлак нормаларына  нигезләнеп  корылган,үз кануннары,традицияләре  булган бердәм,дус,тату

 дәүләт. Һәм ул дәүләтнең киләчәге балалар кулында.Тәрбияле бала – ул ата-ананың бәхетле киләчәге.

   Чыгышым ахырында ата- аналар колагына берничә киңәш:

*Баланың кәефе, психологик халәте-аны иртә ничек уятуга да бәйле.Баланы төрткәләп,кычкырып  түгел, тыныч тон белән, ашыктырмый гына уятырга кирәк.

*Бала җиңел уянса , димәк аның йокысы туйган.

*Бала белән бергә мәктәпкә бару мөмкинлегеннән һәрчак файдаланырга тырышыгыз.

*Бала белән ешрак булу- ул аралашу һәм киңәшләр бирү мөмкинлеге икәнен дә онытмагыз.

*Баланың  һәрбер уңышына шатлана белегез,уңышсызлыклары булса, үзегезне тыныч  тотыгыз, артык хафаланмагыз , булган проблемаларны чишү юлларын бергә  эәләгез.

* Балагызны  игътибар белән тыңлагыз.Ул үзен яратуны һәрвакыт сизәргә тиеш.

*Сөйләмегездән кычкыруны,кискен интонацияләрне алып ташлагыз.

*Гаиләгездә һәрчак уңай , җылы мөнәсәбәтләр булдырырга тырышыгыз.