Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: gim2072@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 680 учащихся (в том числе 1 иностранный гражданин) Язык обучения- русский.
У нас учат: 49 педагогов

Г.Тукай - сатирик. Р.М.Арсланова

Габдулла Тукай – сатира остасы

                                          Рәхимә Минвәли кызы Арсланова

 

  Күп милләтле Ватаныбыз мәдәнияте тарихында шундый исемнәр бар, В.Г.Белинский сүзләре белән әйткәндә, алар мәңге яши, гомерләрен үлем өзгән ноктада  тукталып калмыйлар, ә бәлки җәмгыятьнең аңында алга таба үсүләрен дәвам иттерәләр. Татар халкының бөек шагыйре, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай шундый әдипләр рәтенә керә.                                            Армый –талмый өзлексез эзләнүләр нәтиҗәсендә  Г.Тукай татар поэзиясен революцион идеяләр, гражданлык лирикасы белән баета, татар әдәбиятында реалистик поэма, үткен политик сатира жанрын гамәлгә ашыра.Тел галиме Җ.Валиди :”Тукайның иң сөйдергән ягы, шөбһәсез, аның тел вә эслүбедер.Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез, шуның белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк”,-дип яза.” Уральскида чагында ук берсе лирика, икенчесе сатира дип атала торган ике канат үсеп чыга да, Тукайны шигърият  дөньясына күтәрә.Тукай шигырьләре интонацияләр байлыгы һәм эмоцияләр төрлелеге  белән аерылып тора, әле моңсу,әле шаян яки эроник рухта яңгырый. Ул кеше хисләрен нечкә итеп, ихлас күңелдән тасвирлый. Аның социаль стройның бозыклыгын, тормышның консерватив  формаларын фаш иткән кискен һәм үткен эпиграммалары, сатирик шигырьләре киң яңгыраш ала.

   XX йөз башы  өчен җәмгыятьтә сыйнфый каршылыкларның гаять көчәюе , иске белән яңаның кискен көрәше характерлы.Әнә шул чорда Г.Тукай берсе йөрәк каны, икенчесе үт сыекчасы белән яза торган ике каләмен  эшкә җиккән икән, бу нәкъ менә заман таләбен тою нәтиҗәсе.

   Шагыйрьнең иң әһәмиятле  сатирик  әсәрләреннән  берсе- ” Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” поэмасы.  Бу сатирик әсәрдә кулланылган шигъри юлларны ул Уральскида  мәдрәсәдә укыган чакта  ук яза. Бервакыт  мәдрәсәнең караучысы Мортаза байның  улы- Садыйк өйләнә. Туйны зурдан кубып үткәрәләр. Җаекның бик күп сәүдәгәрләре  һәм кәсепчеләреннән кала шәкертләр дә чакырыла. Габдулла да мәҗлесләрнең берсендә була һәм аның урыны вак сәүдәгәрләр янына туры килә, Шушы уңай белән язылган шигырендә мондый юллар бар:

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,

 Ит исе, тире исе аңкый иде…

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын.

 Бу базарда күпме табыш калганын.

Шул кадәр туйдым тире ит исенә,

Валлаһелгазим, икенче бармыймын.

Бу сатира  Габдулланың Тукайга әвереләчәге  һәм “ Печән базары”, яхуд яңа Кисекбаш “исемле атаклы сатирик поэмасын язачагы турында хәбәр бирә.   Поэма “ Яшен” өчен языла башласа да , журнал бу әсәрдән мәхрүм кала. Иптәшләре аңа: бүлгәләп чыгарсаң , тәме китә, туп- туры китап итеп  чыгар, диләр. Тукай бу киңәшне кабул итә дә поэманы Гыйльметдин Шәрәфкә бирә.Өлгер һәм җитез Гыйльметдин, бик тиз тотып, әсәрне биш меңле тираж белән бастырып чыгара. Тиражга килгәндә, ул заман өчен 5000 данә - гаять күп. Шул тираж  бер ай эчендә таралып бетә.” Тукайның ,- дип яза Г.Шәрәф,-  әлегә чаклы басылган  20 гә якын әсәрләре эчендә беренче чыгуында иң күп таралганы “ Печән базары”булды”.   Поэма китап кибетләренең шүрлегенә менеп озак та үтми, рецензияләр күренә башлый. Шуларның берсе Ф.Әмирхан каләме белән язылган. Поэманың мәгънәсен һәм сәнгатьчә  эшләнеш үзнчәлеген ачканнан соң Әмирхан рецензиясен түбәндәгечә  тәмам итә:

” Тукаевның бу әсәрен һәм “ Яшен”дәге көлке  шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады”, дип яза.

  Ярсулы сарказм һәм табигый көлү , политик памфлет һәм тормышчан юмор, фантастик шартлылык һәм реаль  картиналар бу поэмада табигый  һәм органик рәвештә бергә кушылганнар, җитди реалистик сатираның  ныклы эретмәсен хасил итәләр. Тукай  монда Октябрьгә кадәрге татар җәмгыятенең  реакцион күренешләрен хурлык баганасына тери, прототиплары реаль тормыштан алынган образларның бөтен бер галереясын тудыра. Дини поэманың сюжет һәм стиленнән файдаланып, ул дини-патриархаль катлауларның рухи хәерчелеген ачып сала, татар тормышындагы феодаль калдыкларны дөмбәсли.

  Каян ала соң Г.Тукай сатира язар өчен азык?  Әлбәттә,   тормыштан..

Шул ук “ Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укыган чакта  бер  кызыклы вакыйга була. Ул вакытта  мәдрәсәләр никадәр йомык яшәсәләр дә , илдәге иҗтимагый хәлләрдән читтә кала алмаганнар. Власть ияләренә алар борчу салып торганнар. Нәрсә укыталар анда? Нинди рухта тәрбиялиләр? Панисламизм  һәм сепаратизм кебек крамола таратмыйлармы?

 Бервакытны озын мыеклы юан околодочный , үзен бик эре тотып , шәкертләр янына килеп керә.Аңа каршы иң беренче булып Габдулла килеп чыга. Йөзенә татлы елмаю чыгарып, башын җүләргә салып, “ Җантимер агай, Җантимер агай”, ди-ди, тыңкыш тавыш белән сөйләшә башлый. Татарча , русчаны буташтыра, татар сүзләренең ахырына” ский” кушымчасы ялгап җибәрә, арага полицияне кимсетә торган сүзләрне дә ипләп кенә кыстырып куя . Шәкертләр тыела алмыйча көләләр икән.

  Шунысы кызыклы: Тукайның соңрак язган фельетоннарында без әлеге

 “ Җантимер” сүзен еш кына очратабыз. Һәм бу сүзне ул полицейский һәм жандармнарга  карата  сатирик язмаларында куллана.

Түбәндәге  шигъри юлларда  Г. Тукай  аферистлар һәм алдакчыларны фаш итә:

                          Таш ташыйлар: анда Минһаҗ “ Галия” нигезен сала.

Туй ясыйлар: монда Минһаҗ гаилә нигезен сала.

Салыныр да , төпләнер дә, бик уңайдыр соңгвсв:

Шикләнәм мин, әлләник, булмас кеби әүвәлгесе.

( “ Минһаҗ)

 

 Минһаҗ дигән бер кешенең мәдрәсә салдырам дип халыкны алдавыннан һәм аның , бай кызына өйләнеп, мәдрәсә салдырырга билгеләнгән акчаны  туй кирәк- яракларына туздыруыннан көлә.

  XX башында татарларда  европалашу процессы башлана.Тыштан  ялтыраучы кием калыпларына нәфрәтләнгән Тукай  аларча киенеп маймылланырга теләми.  Бервакытны “ Әльислах” редакциясенә европача фырт киенгән бер егет килеп керә. Үзен шактый эре тотып, фәлсәфә сата башлый. Тукай, чырай сытып, тыңлап тора да әче сүз әйтеп куя. Тегесе дә җавапсыз калмый. Шагыйрь чыгып китә һәм күпмедер вакыттан соң әйләнеп керә. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрәләр. Көлмәслек тә түгел: җиңенә газетадан кисеп, ярты аршин киңлегендә” манжет  таккан, муенында – шул ук газетадан кисеп алынган киң

“ ак яка” һәм мунчала галстук. Гәүдәсен уклау йоткандай туры тотып, юк таягын уйнаткан булып бер йөреп күрсәтә.Тиздән бер эпиграммасында мондый юллар яза:

Ул зыялыдыр,беләмсез, мәгърифәт, хикмәт сата,

Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка.

( “ Улмы? Ул...”)

1905 нче елгы революциядән соң күпләр каләмгә ябышалар. Арада уртакул сәләтлеләре  яисә бөтенләй сәләтсезләре  дә күп  була. Һәркайсы исемен ишеттерергә, аяк очына басып булса да , зуррак күренергә омтыла, алай да барып чыкмый икән, иптәшен аударып, аркасына басып калкырга тырыша.. Әдәби мещанлык бер яисә ике башка калкып тора торган чын талантларны күралмый, бу башны идерергә, яисә чабып төшерергә тели. Каләмле мещаннарның Г. Тукай сатирасыннан өлеш алганнары исә үч алу өчен берни алдында да туктап калмаганнар: астыртын эш йөрткәннәр, гайбәт таратканнар, шәхесен кимсетә торган  имеш- мимешләр җибәргәннәр; арада сүз йөртеп, теге яки бу дусты белән бозыштырырга тырышканнар.Әнә шул көнче һәм үчлеләргә, ачык һәм яшерен дошманнарына  икейөзле әшәке җаннарга карата булган нәфрәте Тукайның бик күп шигырьләрендә чагыла. ”Дошманнар” исемле шигырендә  без түбәндәге юлларны укыйбыз:

Күп “ җыланнар”  сызгырып читтән карйлар бәхтемә,

Борла-сырла бәдбәхетләр үрмәлиләр тәхтемә.

 

 Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем,

Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма!

 

Үзләре...  сүздән тбәннәр,күзләре тездән түбән;

 Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма.

Тукайның туры сүзле  булганы , принцип һәм идея мәсьәләсендә, һичкемнең, шул исәптән дусларының да хәтерен саклап тормаганы билгеле. Дусларын тәнкыйть иткәндә, ул сырт йоннарын кабартырлар, дошманлашырлар дип уйламау гына түгел, бәлки эчләреннән   рәхмәт әйтерләр дип, беркатлы ышану белән ышана. Рәхмәт әйтеп үк бетермәсәләр дә , үчләшми калган иптәшләре байтак була шагыйрьнең.

 Г. Тукайның каләменә эләккән милләт хәдимнәре-либераллары да аз түгел.

“ Тәрҗемән” газетасының редакторы, “ Иттифакыл-мөслимин” исемле буржуаз  партиянең лидерларыннан берсе Исмәгыйль  мирза Гаспринский, шул ук партиянең  икенче лидеры һәм теоретигы Йосыф Акчура( Хәсән Акчурин белән бабалары бертуган), Һади Максуди, аның энесе , Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди, кайчандыр “ Өлфәт”исемле газетаның  редакторы булган, дин дип, милләт дип, дөньяның бик күп почмакларын  йөреп чыккан Габдрәшит Ибраһимов, “ Вакыт” газетасы редакторы, язучы һәм публицист Фатих Кәрими,    Шура “ журналы редакторы , гаять күп сандагы әдәби, тарихи, әхлакый хезмәтләренең авторы  Ризаэтдин Фәхретдинов һәм  танылган дин галиме  Муса Бигиев һ.б.

  Бу шәхесләрне Тукай төрлесен төрлечә- кайсын усалрак, кайсын үз итебрәк , кайсының политик йөзен, кайсының шәхси кимчелекләрен алгарак куеп тәнкыйть итә.Менә ике генә юллык эпиграмма:

Йосып китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләп китте,

Рәшитнең суратендә бер дегет тулган чиләк китте.

Кайчандыр Япониягә ислам динен кертү хыялы белән йөреп көлкегә калган Рәшит Ибраһимовны Тукай кадимчеләргә тиңли: дегет кебек кап- кара. Й. Акчураның илне ташлап,Төркиягә барып төпләнүе һәм гарәп илләрендә сәяхәт итеп йөрүенә ишарә ясый. Риза Фәхретдинов –гыйльми хезмәтләре өчен барлык демократларның хөрмәтен казанган шәхес.Тукай иҗаты турында уңай фикердә була.Ә үзе шагыйрьнең сатирик каләменә эләгә. Дөрес, усал тәнкыйть тә , идеяга кагылышлы гаепләү дә юк кебек монда. Тукай фикеренчә, Р.Фәхретдинов әдәплелекне бар нәрсәдән дә өстен куя, һичкемнең хәтерен калдырмаслык итеп, татлы тел белән генә сөйләшә, һичкемдә ризасызлык тудырмый торган итеп яза. Демократларга тел тидерми икән, -бусы ярый. Ләкин бит усал кадимчеләр, карагруһчылар  адресына да усал сүз әйтми. Бусы инде, шагыйрь фикеренчә, ярый торган эш түгел.

  Г.Тукайның мәкалә һәм фельетоннарында “ тар милләтче “ дигән атама еш очрый.Кемнәр алар “ тар милләтчеләр”?Либераллар,әлбәттә, чын күңелдәнме, шәхси файда күзәтепме- либераль буржуазиягә  хезмәт итүчеләр.Алар  да  шагыйрьнең сатирасыннан авыз итәләр.Тукай көрәш башладымы, үзен чикләми, беркемнең дә хәтерен саклап тормыйча, һичнинди хәвеф-хәтәрне искә алмыйча, соңгы чиккә кадәр бара.. Шулай итеп, кадимчеләр белән  сугышып хисапсыз күп дошман җыйган шагыйрь, либераллар лагерен да үзенә каршы куя. (“Фәлсәфи сүзләр” исемле фельетонында ул хәтта якын дусты Фатих Әмирханны да йомшаклыкта гаепли). Дөрес, югарыда исемнәре саналган кешеләрнең һичберсе Тукай адресына матбугат аркылы сүз әйтеп чыкмый. Күрәсең, үзләрен милләтнең баганалары санаган либераллар “ Әльислах” һәм “ Яшен” тирәсенә тупланган бер төркем яшьләрне, шул исәптән Тукайны, әдәп дигән нәрсәне белми торган азгын малайлар итеп караганнар, дөресрәге, җәмәгатьчелектә шундый тәэсир калдырырга теләгәннәр. Шул кадәр  олы кешеләр әдәпсез малайларның  әдәпсез “ сүгенү” ләренә җавап биреп, ник үзләрен алар дәрәҗәсенә төшерсеннәр?Дәшми калудан да дөресрәк тактика юк: янәсе, Тукайның уклары алар өчен черки тешләве белән бер.

   Габдулла Тукайның сатирик теленең төп угы  җәмгыятьнең яман шешләренә, шул строй тудырган  җитешсезлекләргә һәм бозыклыкларга юнәлтелә.Шагыйрь “ Уклар”,” Яшен”, “ Ялт-йолт”,” Фикер” “ Әльислах” кебек газета һәм журналлар аша үзенең, халыкның  дошманнарын   фаш итә. Ә сатираның тәэсире гаять зур. А.И.Герцен  сатираның көчен һәм җәмгыятьттә  тоткан ролен болай  бәяли:

”Сатира- тормышта кирәге беткән, яңа тормышның үсешенә киртә булып, кешеләрне куркыта торган зур хәрабәләргә каршы көрәштә иң көчле коралларның берсе”.

 Бүгенге көндә Тукайның әһәмияте, аның безнең әдәбияттагы , рухи тормыштагы роле үткән елларга караганда да масштаблырак, тирәнрәк, колачлырак булып килеп баса.Елдан-ел шагыйрьнең  фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм  аныграк рәвеш ала. Юк, аның шигъри кылычы сынмады, бүген дә тормыштагы  әшәкелекләрнең баш өстендә ялтырый.  Кыска тормыш юлын шагыйрь  кер кунмаган вөҗдан белән үтте, туган халкының телен, тормышын  пакьләү, киләчәген  яктыртуга гаять зур өлеш кертте.

     Кулланылган әдәбият:

 

1.       Ибраһим Нуруллин “ Габдулла Тукай”

(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1979)

 

2.А.Г.Әминев, Г.М. Здһәмова” Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”

(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

3.В.Х Хаков” Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү.

 

(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984)

 

4. С.Ш. Поварисов “ Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү.

 

(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978)

 

5.А.Г.Әминев, Ш.Р.Сайкин”V-VII  классларда әңәбият укыту методикасы”

 

(Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1965 )

 

6.Ф.Хатипов” Әдәбият теориясе”

 

(Казан,  “ Мәгариф” нәшрияты, 1979)