• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10
Телефон: +7(843)-272-36-42
E-Mail: gim2072@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша"
Руководитель: Арсланова Рахима Минвалиевна
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 760 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский.
У нас учат: 49 педагогов

Бәяләүгә - яңача караш. Р.М.Арсланова

Укучының  белемен  бәяләүгә яңача караш

 

                                             Рәхимә Минвәли  кызы Арсланова

 

   Башлангыч мәктәпкә Икенче буын федераль дәүләт стандартларын кертү шартларында  укучыларның белемен бәяләү  системасына да  үзгәрешләр керергә  тиешлеге көн кебек ачык. Россия мәктәпләре бик күп дистә еллар  укучыларның белем дәрәҗәсен биш балл белән бәяли.Чынлыкта  исә, биш баллы бәяләү инде күптән 3 баллы гына булып калган, чөнки “1”ле  һәм “2” ле  билгеләре , бөтенләй диярлек ,  куелмый: алар укучының  түбән   белем дәрәҗәсен  бәяләүче күрсәткечләр генә булып тора, һәм чирек яки еллык нәтиҗәләрен бәяләүдә , гомумән, кулланылмый диярлек. Шулай ук  БДИ  кертү шартларында  “ 5” ле билгесенең мәгънәсе  дә  кими. БДИ нәтиҗәләре буенча “5” ле алган укучының югары уку йортына керергә  баллары җитмәскә  дә  мөмкин.

 Шулай итеп, 5 баллы бәяләү системасының кимчелекле яклары булып түбәндәгеләр тора:

·        укучы уку процессында үзенең үсеш дәрәҗәсен күрә алмый. Әгәрдә ул диктант язганда 12 хата ясап,  “2” ле алган  икән, вакыт үтү белән тырышыбрак укый башлагач та , 6 хата ясап,  шул ук “2” ле билгесен ала. Бу очракта укучының  укуга кызыксынуы арту турында сүз дә булырга мөмкин түгел;

·        “укытучы-укучы”  мөнәсәбәтләре ,билге кую шартларында,  остазның контроль ясаучы  гына   булып калуы  турында сөйли. Бу инде укытучының авторитетын  күтәрми;

·        укучы традицион бәяләү шартларында  үзенең белемен бәяләргә өйрәнми. Ә тормышта үзеңә бәя бирү бик мөһим.

  Бер үк мәктәпкә төрле балалар килә. Аларның характер үзенчәлекләре, темпераментлары, сәләтләре дә  һәрберсенең үзгә. Шуңа күрә укучының  уңышлары   “5” ле һәм “ 4” ле билгеләренең саны белән генә бәяленергә тиеш түгел. Әгәрдә олылар укучыларны бер- берсе белән  билгеләре буенча гына чагыштырмыйча, кичәге  нәтиҗәләрен  бүгенге уңышлары  белән чагыштыра торган булсалар, дөньяда бәхетле укучыларның саны бермә-бер артыр иде.

      Биш баллы бәяләү системасына альтернатива булып, укыту системасының теоретик  һәм практиклары Д.Б.Эльконин һәм В.В.Давыдов  тәкъдим иткән  билге куелмый торган укыту  булырга мөмкин. Дөресрәге, билге куелмый торган түгел, ә  укучыларның белем дәрәҗәләрен  төрле критерийларга нигезләнеп бәяләү булырга тиеш.  Критерийлар  буенча  бәяләгәндә,  уку- укыту  процессында укучы үзбәя куя белергә, кимчелекләрен һәм уңышларын, үзенең эшчәнлеген бәяли белергә өйрәнә.

 Укучылар 1 нче сыйныфтан ук укытучы белән бергә үз эшчәнлекләрен бәяләү өчен критерийлар булдыруда катнашалар. Кртирерийлар билгеләнгәч,  укытучы һәм укучы эшне бәяләүдә бер үк шартларда булалар.

 Укучының   уку агымындагы ( текущие) белемен  бәяләүдә  тиешле бәяләү критерийлары  булдырып,  линейкалар  рәвешендәге  махсус шкалалар кулланырга мөмкин. Бу турыда Г.А.Цукерман, К.Н.Поливанова китаплпарында  бик тәфсилләп язылган.

  Мәсәлән, бер мисал . Беренче  сыйныф укучылары   яңа  һәм  танк   сүзләренең  авазларын билгеләргә тиешләр.Эшләрен бәяләгәндә түбәндәге критерийлар кулланырга мөмкин: авазларны билгеләү, тартык авазларга характеристика, авазларның хәрефләр белән билгеләнүе.Тактада бүлемле  өч линейка сыман шкала ясала  һәм  аңлатма языла.Шундый ук шкаланы укучылар  үз дәфтәрләрендә  дә ясыйлар.Шунан соң һәрбер критерий буенча эш башлана.” Сез  8 авазны  менә шулай билгеләргә тиеш идегез (укытучы  тактада күрсәтә) Бөтен  авазларны дөрес күрсәткән укучы  үзенең тамгасын (+) иң өскә куя, 4 авазны дөрес күрсәткән укучы тамганы уртага куя. Бар авазларны да башкача билгеләгән укучы  тамгасын иң аска куя.”

Иң югары дәрәҗә

 

Югары дәрәҗә

 

Урта дәрәҗә

 

 

Түбән дәрәҗә

 Башка  критерийлар буенча да эш нәкъ шулай дәвам итә. Бу эш формаль  рәвештә генә калмасын өчен, укучының үз бәяләмәсеннән соң  аның дәфтәрендәге шул ук  линейкада укытучының бәяләмәсе дә  урын алырга тиеш. Шунда укучы белән укытучының  бәяләмәләре  тәңгәл яки тәңгәл түгеллеге күренә дә инде. Киләсе дәрестә эш  шул билгеләрне  чагыштыру белән башланырга тиеш.

  Укучыларның чирек яки еллык  нәтиҗәләре процентлар белән күрсәтелә. Мондый алым  укучыларның  предмет буенча булырга тиешле күнекмәләренең  ни дәрәҗәдә булуын  билгеләргә мөмкинлек бирә,шулай ук фән  буенча  конкрет  белем  дәрәҗәсен  күрсәтә.

 Укучының белем дәрәҗәсен  билгеләгәндә түбәндәге критерийларны  кулланып була:

·        бик югары дәрәҗә- эшнең 95-100% башкарылса

·        югары дәрәҗә-  75-94%

·        урта дәрәҗә - 50-74%

·        урта дәрәҗәдән түбәнрәк – 30-49%

·        түбән дәрәҗә- 30% түбәнрәк

Һәрбер эшнең нәтиҗәсе укучының шәхси бәяләмә кәгазенә  төшерелә һәм укучының  көндәлегенә  беркетелә.Мәсәлән:

Укучының предмет буенча  еллык  белем  һәм  күнекмәләре:

 

Фән

Укытучы

Критерий

Нәтиҗә

Критерий

Нәтиҗә

Критерий

Нәтиҗә

Татар теле

 

Аваз һәм хәреф

 

Баш  хәреф

 

 

Җөмлә

 

Матема

тика

 

Сан

 

Дистә

 

Мәсьәләләр чишү

 

 

Рус. теле

 

Оформление предложений на письме

 

Большая буква в именах собственных

 

Обозначение мягкости согласных

 

 

Әгәрдә  укучы  башка мәктәпкә  китәргә теләк белдерсә, шул мәктәпнең яки  ата- аналарның теләге буенча  аның  шәхси  эш кәгазенә  укытучы түбәндәге  бәяләмәләрне төшерергә мөмкин:

 

 Фәнне үзләштерү  , %

5 баллы бәяләү буенча

10 баллы бәяләү буенча

95-100

5

8.9.10

75-94

4

5.6.7

50-74

3

2.3,4

50 дән кимрәк

2

0.1

 

Укучының шәхси нәтиҗәләрен бәяләү булып  аның портфолиосы, ягъни  шәхси уңышлар тупламасы да булырга мөмкин.  Портфолио,  итальян теленнән тәрҗемә иткәндә, ” шәхси эш папкасы” дигәнне аңлата. Порфолио –  укучының  эш нәтиҗәләрен туплый ( проект, эзләнү, контроль, иҗади – сочинение, эссе һ.б.),  уңышларын  бәяли торган документларны да үз эченә ала һәм укучыга үзенең эш нәтиҗәләрен, үзүсешен   күрергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның  белемен  яңача бәяләү   мөһимлеге дәүләт документларында, Икенче  буын федераль дәүләт стандартларында  ассызыклана һәм  бөтен җәмгыятебезнең  үсешен тәэмин итүдә  мөһим  роль уйный. Россия  Федерациясенең “Мәгариф турындагы” Законында да ( 15 нче м.,  3 нче пункт): “ Белем бирү учреждениесе   бәяләү  системасын, аттестация  формасын, тәртибен   сайлауда  мөстәкыйль», дип язылган.