Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420075, г. Казань, ул. Начальная, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-234-43-41 |
| E-Mail: | G11.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарская гимназия №11» |
| Руководитель: | Гусманова Айгуль Юсубовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 645 учеников (в том числе 11 иностранных граждан). Язык обучения: татарский |
| У нас учат: | 32 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №11» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Ата-аналар җыелышы 13.01.2018

Хөрмәтле әти-әниләр! 16 нчы гыйнварда 18:00 дә гимназиядә ата-аналар җыелышы үткәрелә. Көн тәртибендә II чирек нәтиҗәләре, 9 һәм 11 нчы сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлек мәсьәләләре каралачак.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм әти-әниләре игътибарына! 10.01.2018

Ел саен уздырыла торган йомгак аттестация оештыру һәм уздыру мәсъәләләре буенча әти-әниләр белән очрашу(җыелыш) быел 141нче мәктәптә сәг.18.30 12нче гыйнварь көнендә узачак. Рәхим итегез!
-
Каникул вакытындагы кызыклы экскурсия 06.01.2018

4 гыйнвар көнне 6а һәм 7б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Казан шәһәрендә урнашкан социалистик көнкүреш музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар музейда советлар чорының мөһите белән якыннан таныштылар.
-
Яңа ел конкурсларына йомгак 28.12.2017

Экология елы уңаеннан, безнең мөгәлимнәребез hәм укучыларыбыз, табигатьне саклау, кайгырту дигән уй белән - Яна ел чыршысын уз куллары белэн әзерлэргэ уйлады! Безнең уйлавыбызча, шул кадәр көч түгеп, куңел җылысын өстәп ясаган бу матур «яна ел кунагыбыз» мәктәп күргәзмәбезгә бик килешеп тора!
-
Яңа ел әкияте! 28.12.2017

Тылсым.. әкият.. могжиза.. кыскасы Яна елны барчабыз зарыгып, сагынып каршы алабыз. Ә без исә, гимназиябез коллективы белән балаларны тылсым дөньясына үзебез дәшәргә булдык! Нинди фән мөгаллиме булу мөhим түгел - ә күңелең белән яшь булу hәм бала жанлы булу да җитә! Менэ шунда инде үзеңнең әкиятен туа! Әйе, Яңа ел әкияте!
-
Котлыйбыз!!!
28.12.2017
7 нче сыйныф укучысы Мухаметова Райана, 8 нче сыйныф укучысы Фаттахова Ләйлә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Митрофанова Екатерина татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен рус әдәбияты фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында призлы урын яуладылар. Әзерләүче укытучы Колпакова Алсу Заитовна. Барыгызны да зур җиңү белән котлыйбыз.
-
Классные часы 28.12.2017

Накануне 2 четверти, в образовательных учреждениях проходят праздники, классные часы, собрания и подведения итогов. В нашей же уютной гимназии стартовали классные часы в игровой форме. Родители учащихся получают море позитива узнав своих деток, уже совсем взрослыми, активными, смышлёными, а самое главное- счастливыми!
-
Котлыйбыз!!!
28.12.2017
7 нче сыйныф укучысы Гарифҗанова Зәринә татар әдәбияты фәненнән Республика олипиадасының муниципаль этабында җиңүче булды. Әзерләүче укытучы Хафизова Зөләйха Мусиновна. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!!! 27.12.2017

10 нчы сыйныф укучысы Митрофанова Екатерина рус теле фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында (әзерләүче укытучы Колпакова Алсу Заитовна), 6 нчы сыйныф укучысы Хабибуллина Алия татар теле фәненнән Республика олимпиадасының муниципаль этабында (әзерләүче кытучы Хафизова Зөләйха Мусиновна) призлы урын яуладылар. Алга таба да аларга уңышлар телибез!
-
"Гимназистлар көне" 22.12.2017

Матур традициябезне дәвам итеп, 21 декабрьдә без беренче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү тантанасын үткәрдек.
Бәйрәм тантанасын директорыбыз Ибрагимова Аида Марсель кызы ачып җибәрде.
Яшь, талантлы балаларыбыз үзләренең hөнәрләрен күрсәтте, матур җырларын җырлады, милли биюләре белән сөендерде.
Безнең мәктәп гади мәктәп түгел.
Монда укып, балалар,
Рус, татар, инглиз телендә
Төпле белем алалар.
Ул мәктәпне һәрбер кеше
Алдынгы мәктәп, дия.
Чөнки бу бит шәһәребездә
11 гимназия !
Кунакларыбыз төрле кызыклы тукталышлар белән танышты:
" Спорт дөньясында"
"Geo-Urbis" лабораториясе
"Гимназия горурлыгы"
Әңгәмә "Иҗат- ул тылсым"
"Туган як әдәбияты"-Дәрвишләр бистәсе язучылары белән танышу
Хәйрия ярминкәсе "Халкымның күңел бизәкләре"
"Кышкы сыннар фестивале"
Кулланма сәнгать күргәзмәсе
Рухи бум
Мәмүт Хөсәен музеена сәяхәт.
Шулай ук,гимназиябездә - Дәрвишләр бистәсе язучыларына багышланган " Әдәби туган як музей комплексы" ачылды!
Без, укучыларыбызның - уй- фикерләрен, теләкләрен,хыялларын милли татар телендә җиткерә алулары белән горурланабыз











