Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Эколого-технологический лицей №79" Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "79 нчы экология-технология лицее" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420104, Республика Татарстан, город Казань, проезд Яраткан, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)-598-41-74, +7(843)-598-41-75 |
| E-Mail: | L79.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 79" |
| Руководитель: | Галеева Гульназ Ринатовна |
| Год основания учреждения: | 2024 |
| У нас учатся: | 1129 учащихся |
| У нас учат: | 80 педагогов |
Новости
Йолдызлы очрашу
Опубликовано: 21.03.2025Бүген - 21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге чара 1999 елда Парижда узган ЮНЕСКО Генераль ассамблеясенең XXX сессиясендә оештырыла. Бөтендөнья шигърият көненең шагыйрьләрне хөрмәтләү, сөйләм традицияләрен тергезү, шигырь уку, язу һәм укытуга кызыксынуны арттыру мөмкинлеге икәнен аңлап, 2025 елның 21 мартында лицеебызда әдәби иҗатын балалар дөньясына багышлаган күренекле шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпова белән очрашу оештырылды.
Озак еллар журналистикада эшләп, дәрәҗәле исемнәр алган Йолдыз апа Шәрәпова 79 лицей укучыларын үзенең китаплары, шигырләре, гомумән иҗаты белән таныштырды, кичәдә катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Чара шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар һәм укытучылар катнашты. Китапханәдәге шигърият кичәсе укучылар күңелендә матур бер хатирә булып озак сакланыр!
К списку новостей








