Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Эколого-технологический лицей №79" Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "79 нчы экология-технология лицее" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420104, Республика Татарстан, город Казань, проезд Яраткан, д. 9 |
Телефон: | +7(843)-598-41-74, +7(843)-598-41-75 |
E-Mail: | lyc79@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Лицей № 79" |
Руководитель: | Галеева Гульназ Ринатовна |
Год основания учреждения: | 2024 |
У нас учатся: | 658 учащихся |
У нас учат: | 51 педагог |
Новости
Фәнис Яруллинның туган көне
Опубликовано: 12.02.2025Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 9 февральдә 87 ел булды. Әдәби әсәрләре белән киң катлам укучыларының йөрәгенә үтеп кергән талант иясенең бөтен иҗатын еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була. Укучыларны шундый бөек зат - язмыш тарафыннан сыналган язучының шәхесе, иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан 79 нчы лицейның китапханә мөдире Ләйлә Шакирова һәм татар теле укытучысы Лилия Сабирова Фәнис Яруллинның һәрчак янәшәсендә булган тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллина белән очрашу оештырды. Чарада 6Б сыйныфы укучылары Нәбиуллина Әминә һәм Закирова Саида катнашты.
Нурсөя ханым кунакларга Фәнис Яруллинның хәрби бурычын үтәгән вакытта спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнүе, озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, өметсезлеккә бирелми, бөтен тырышлыгын белемен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтелгән булуы хакында сөйләде. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә, һәркайсына күңел биреп эшләвен ассызыклады. Укучылар Нурсөя ханымга язучы иҗаты белән бәйле сорауларын биреп, файдалы мәгълүмат ишеттеләр.
Нурсөя ханым Яруллина язучыны истә тотып, хөрмәт итеп килгән 79 нчы экология-технология лицее укучыларына, лицей администрациясенә чиксез рәхмәтләрен ирештерде һәм истәлеккә Фәнис Яруллинның “Хәтер төпләрендә утлы күмер” көндәлекләр китабын тапшырды. Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калды ул!
К списку новостей