Факультет среднего профессионального образования ФГБОУ ВО "КНИТУ" - Колледж пищевых технологий
Визитная карточка
Адрес: | 420101, РТ, г.Казань, ул. Р.Зорге, д.13 а |
Телефон: | |
E-Mail: | pu49-kzn@yandex.ru, pu49.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство просвещения Российской Федерации |
Короткое название: | Колледж пищевых технологий |
Руководитель: | Ильин Анатолий Петрович |
Новости лицея
Неделя родного языка
Опубликовано: 26.04.2014
Туган тел атналыгы-ул туган телне искә алу гына түгел, ә алган белемнәребезне уртага салып күрсәтү һәм рухи байлык туплау вакыты да
Узган атнада Казан шәһәре “Сәүдә-кулинар һөнәр лицее” нда “Туган җирем-байлыгым минем” дигән татар теле һәм әдәбияты атналыгы үткәрелде. Бу бәйрәмдә ашчы-кулинар һөнәрен үзләштерүче 286 нчы, 287 нче, 288 нче төркем укучылары катнашты. Бәйрәм быелгы сәнгать елына һәм дини гореф-гадәтләрне торгызу елына багышланган иде. Бөек шагыйребезнең туган көненә туры килү сәбәпле, беренче көн Г.Тукайны искә алудан башланып китте. Аның шигырьләрен, җырларын татар телле балалар гына түгел, рус төркемнәрендә укучы балалар да оста башкардылар. Шагыйрь сүзләренә көйгә салынган “Пар ат”, “Бишек җыры”, “Туган авыл” һәм башка җырлар яңгырады. Укучылар аның бала чагы, әдәбиятка беренче адымнары, Казандагы тормышы турында да презентацияләр, докладлар әзерләделәр.
“Мин татарча сөйләшәм” дигән ярыш та бик күңелле узды. “Кыюлар” һәм “Тырышлар” командасы кызлары һәм егетләре ярышны татар халык җырлары һәм матур девизлары белән башлап җибәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Гөлнур Шәүкәт кызы балаларның татар теле, әдәбият, тарих, сәнгать, ашчы һөнәре буенча белемнәрен тикшереп, аларга яңа мәгълүматлар алып китәргә мөмкинлек бирде. Бу кичәдә укучыларның телгә һәм кул хезмәтенә осталыклары, җитезлекләре, кыюлыклары, шаянлыклары, тапкырлыклары тикшерелде. Нәтиҗәдә, 286 нчы төркем укучылары 106 балл җыеп җиңүчеләр рәтенә чыкты. Укучылар Сафина Лэйсэн, Хафизова Лилия, Сагитзянов Артур жюри эгъзалары булып, уз бурычларын оста башкарып чыктылар. Бер генэ а
“2014 ел – мәдәният елы”, “2014 нче ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы” кичәләрендә укучылар Россия президенты В.В.Путин, Татарстан президенты Р.М.Миңнеханов указы белән башланып киткән истәлекле ел турында презинтацияләр ясадылар, докладлар укыдылар, төрле милләт халыклары арасындагы дуслык, татулык, бердәмлек турында чыгышлар ясадылар, ул халыкларның матур җырларын да, биюләрен дә башкардылар. Кичәне алып баручы укучыларыбыз Сәгитҗанов Артур, Сәйфетдинов Ленар, Галимуллина Чулпан һәм Самандеев Булат әзерләгән күңелле сорауларга да оста җаваплар биреп күбесе призлар да алу бәхетенә дә ирештеләр.
Атна дәвамында укучы балалар “Син туган төбәгеңне беләсеңме?” дигән викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Татар телле балалар гына түгел, рус төркемендә белем алучы егетләр һәм кызлар да үз бәхетләрен сынап карадылар Алар арасында Калязина Светлана, Гөбәйдуллина Элина, Григорева Виктория кебек укчылар татар әдәбияты буенча югары белемнәрен күрсәттеләр.
“Мин татарча сөйләшәм”, “Татарның асылташлары”, “Мәдәният елы быел” дигән газета битләрендә укучылар үзләренең матур теләкләрен, киләчәккә булган планнарын, телгә булган мөнәсәбәтләрен рәсем һәм сүз сәнгате аша сөйләп бирделәр. Бу күңелле кичәдә катнашкан һәм кунак булып килгән укучы балалар да, остазлар һәм укытучылар да үзләре өчен бай мәгълүмат, рухи байлык, шатлыклы мизгелләр алып киттеләр.
26.04.2014 г.
К списку новостей