МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
"Күңелебездә Тукай мәңгелек” 29.04.2013

“Илебездә, телебездә, күңелебездә Тукай мәңгелек” шәһәр бәйгесендә катнашып 1“Г” сыйныфы укучысы Габитова Ралинә (“Туган авыл” шигыренә композиция - җитәкчесе Гадеева А.Ф. һәм 3“В” сыйныфы укучысы Бикмуллина Әминә (“Су анасы”) - җитәкчесе Нигъмәтуллина Г.А. III урыннар яулап кайттылар. Афәрин, кызлар!
-
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2013

26нчы апрель иртәсе сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәмчә башланып китте. Укучыларга фойеда шагырьнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентацияләр карау тәкъдим ителде. Шулай ук, дәресләр башланганчы, Тукай әсәрләре яңгырады.
-
"Шигырь бәйрәменә" сәяхәт 26.04.2013

26нчы апрельдә 10нчы һәм 9нчы сыйныф укучылары Ирек мәйданындә үткәрелгән “Шигырь бәйрәменә” сәяхәт кылдылар.
26 сында шулай ук укучылар Бауман урамында “Үзебез” яшьләр хәрәкәте ярдәмендә оештырылган “Мин татарча сөләшәм” акциясендә катнаштылар.
-
"Язлар безгә Тукай белән килә" 26.04.2013

26 апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, туган тел бәйрәме, шигърият ае. Бүген безнең лицейда да иртә таңнан бәйрәм гөрли. Һәр укучыны фойеда Тукайның моңлы көйләре каршы ала.
Китапханә актлар залында 1 нче сыйныфлар өчен "Язлар безгә Тукай белән килә" дип аталган музыкаль композиция оештырды.
Тукайның "Туган теле" аша укучылар күңелендә шигърияткә карата җылы хисләр кабынды.
-
"Туган телем - Тукай теле" 26.04.2013

3 В сыйныфы укучылары 2-4 нче сыйныфлар өчен Габдулла Тукайга, туган телгә багышланган "Туган телем - Тукай теле" - дигән әдәби-музыкаль кичә үткәре.
Бүгенге чаралар бик күңелле узды. Туган телебез - Тукай теле аша телебезгә булган хөрмәт укучыларда тагын да җылы мөнәсәбәт уятты.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 25.04.2013

25 нче апрельдә лицейның “Ислах” укучылар үзидарәсе “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Туган телеңне беләсеңме?”дигән квест үткәрде. 7, 8, 9 нчы сыйныфы укучылары билгеләнгән станцияләрдә туктап халкыбызның гореф-гадәтләренә, халык авыз иҗатына, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук аларга кызыклы биремнәр дә тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә I урынны – 7Б сыйныфы, II урынны – 8Б, III урынны- 7А сыйныфы яулады.
-
"Патриотик җыр" бәйгесе 24.04.2013

24 нче апрельдә Бөек җиңүнең 68 еллыгына багышланган “Патриотик җыр” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә 1нче сыйныф укучыларыннан алып 10нчы сыйныф укучыларына кадәр катнашты. Укучылар сугыш вакытында җырланган һәм сугыш турында язылган җырларны яратып башкардылар. Бәйге азагында һәр катнашучы да грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
"Когда поют солдаты" 24.04.2013

Наверное, нет в нашей стране праздника пронзительнее и трогательнее, чем 9 мая. Он немного и грустный, не зря 9 мая называется праздником «со слезами на глазах».
День Победы – не только великий праздник, но и день памяти о тех, кто сражался за нашу страну, за нашу Родину, о тех, кто сделал наше небо мирным, нас счастливыми. Это праздник наших дедов и отцов.
24 апреля в нашем лицее состоялся конкурс «Когда поют солдаты».
В этом конкурсе приняли участие много учащихся, и начальных, и старших классов.
Ребята с таким восторгом исполняли песни военных лет, солдатские песни, которых пели наши деды во время Великой Отечественной войны.
-
"Иптәш командир" спектакле 23.04.2013

Республика “Иделкәем” балалар һәм яшьүсмерләр театры һәм курчак театрлары коллективлары конкурсына 149 нчы лицей каршындагы ”Чулпан” театр студиясе Т.Миңнуллинның “Иптәш командир” спектаклен тәгъдим итте. Әсәрне сәхнәгә куючы - “Танкодром” балалар иҗаты үзәгенең югары квалификацион категорияле өстәмә белем бирү педагогы - Фернат Фәрит улы Насибуллин.
6 ”А” сыйныфы укучылары: А.Насибуллов, Н.Тимиров, М.Фатыйхова, Р.Галиев, К.Шакирзянов, Л.Гомәрова, И.Гафуров, Ф.Әлмиев һәм Ә.Нуруллиннарның уены күпләрне сокландырды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре- Камил Саттаров, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе- Рәдиф Сәгъди һәм Совет районының мәдәният бүлеге башлыгы- Талия Ахметшина составындагы мәртәбәле жюри спектакльгә югары бәя бирде. Т.Миңнуллинның “Иптәш командир” спектакле Республика буенча катнашкан 64 театр коллективлары арасыннан “Иң яхшылар” рәтенә керде. Әфарин, яшь артистлар!
-
Язучылар белән очрашу 18.04.2013

18 нче апрельдә лицеебызга укучылар белән очрашуга “Казан утлары” журналыннан бер төркем язучылар килде. Укучылар язучы Камил Кәримов, шагыйрь Марат Закир, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев иҗатлары белән якынрак таныштылар. Очрашу вакыты-вакыты белән әңгәмә формасына әверелде. Кунаклар укучыларның сорауларын берсен дә игътибарсыз калдырмадылар, иң зирәкләренә үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.




