МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420140, г. Казань, ул. Чишмяле, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-262-01-18 |
| E-Mail: | L149.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 149" |
| Руководитель: | Вафина Фирдауз Габдулнуровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1139 учащихся (в том числе иностранных граждан - 2) |
| У нас учат: | 65 педагогических работников |
МБОУ «Лицей №149 с татарским языком обучения» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерь эшчәнлегенең 19 нчы көне 25.06.2018
Бүген лагерьда балалар белән “Хәтер көне” уңаеннан әңгәмә һәм мәйданда “Аҗаган” уены үткәрелде. “Төз ату”, “Беренче ярдәм күрсәтү”, “Уктан ату”, “Мина табу” һэм тагын күп төрле уеннарда һәр отряд актив катнашты. -
Лагерь эшчәнлегенең 16 нчы көне 20.06.2018
Бүген балалар “Южный” кинотеатрында “Мир Юрского периода” исемле маҗаралы һәм тарихи фильм карадылар. Соңыннан отрядларда шәһәребездә үтүче бөтендөнья футбол чемпионаты турында әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. -
Лагерь эшчәнлегенең 15 нче көне 19.06.2018

19 нчы июнь көнне “Чишмә” лагереның эшчәнлеге спорт уеннары белән башланып китте. Уеннардан соң балалар “Шарик – шоу” исемле уен – конкурста катнаштылар. Көннең икенче яртысында практика үтүче КФУ студентлары отрядларда химия фәненә карата кызыксыну уятучы чара үткәрделәр.
-
Лагерь эшчәнлегенең ундүртенче көне. 18.06.2018

Бүген “Чишмә” лагеренда татар халкының милли бәйрәме – “Сабантуй” үткәрелде. Бәйрәмдә “Капчык киеп йөгерү”, “Әйбер кисү”, “Чүлмәк вату” һәм тагын күп төрле уеннар оештырылган иде. Балалар һәр уенда бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерь эшчәнлегенең 13 нче көне. 14.06.2018
Лагерь эшчәнлегенең 13 нче көне отрядлардагы волонтерлар эшенә нәтиҗә ясаудан башланып китте. Тәрбиячеләр тарафыннан һәр отряд эшчәнлегенә бәя бирелде. Соңыннан балалар “Сабынлы шар” дип исемләнгән шоу – тамаша карадылар. -
Лагерь эшчәнлегенең 12 нче көне 13.06.2018

Буген, 13 нче июньдә, “Чишмә” лагере балалары шәһәребезнең “Милли музее”на сәяхәт кылып, күп милләтле халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында файдалы мәгълүмат тупладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Музейдан кайткач, отрядлар арасында спорт ярышлары оештырылды.
-
Лагерь эшчәнлегенең унберенче көне. 09.06.2018

Лагерь эшчәнлегенең унберенче көнендә балалар Кремль җирлегендә оештырылган чарадан бик канәгать кайттылар. “Балаларны яклау көне” уңаеннан әзерләнгән бу бәйрәмдә һәр отряд төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнашты.
-
Лагерь эшчәнлегенең унынчы көне 08.06.2018

8 нче июнь көне “Чишмә” лагере балалары өчен аеруча мавыктыргыч үтте. Көннең беренче яртысында алар “Йог – шоу” дип исемләнгән тамаша карадылар. Ә көннең икенче яртысында футбол буенча мастер – класста көч сынаштылар.
-
"Чишмә" лагерының тугызынчы эш көне 07.06.2018

“Чишмә” лагере эшчәнлегенең тугызынчы көнендә отрядларда мастер- класслар уздырылды. Балалар кәгазьдән фигуралар ясау һәм төен ясап үрү серләренә төшенделәр.
Футбол буенча отрядлар арасында ярышлар көннең икенче яртысында үтте.
-
"Чишмә" лагерының сигезенче эш көне 06.06.2018

Бүген лагерь балалары “Яңача әкият” дип исемләнгән интерактив программада катнаштылар. Кызыклы һәм мавыктыргыч оештырылган бу программа балалар күңелендә якты эз калдырды. Көннең икенче яртысында бер төркем балалар А.С.Пушкин туган көненә багышланган чарада булып кайтты.




