Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад № 305 комбинированного вида" Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, Республика Татарстан город Казань, улица Гвардейская, 30 (основное здание); 420073, Республика Татарстан город Казань, улица Гвардейская, 16 г (филиал основного здания) |
| Телефон: | +7(843)-272-32-40 (основное здание); филиал основного здания: +7(843)590-91-31 |
| E-Mail: | madou.305@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 305" |
| Руководитель: | Шаяхметова Зухра Шаймардановна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 223 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 22 |
Новости/Яңалыклар
2012 елның16 маенда
Опубликовано: 16.05.2012Әзерләде:
Максимова Флера
Фәйзрахмановна.
Тема: Җирдә миңа ни кирәк?
Максат: Туган җиребез Казан шәһәре турындагы белемнәрне аныклау, баету, системалаштыру. Бәйләнешле сөйләм, хәтер, игътибар, фикерләү сәләтен үстерү.
Туган җиребезгә мәхәббәт говурлык, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: шөгыль темасына карата әзерләнгән слайдар, проектор.
Ход занятия:
- Балалар, бүген сезнең белән Туган илебез, туып-үскән җиребез турында сөйләшербез. Бүгенге шөгылебез уңышлы үтсен өчен, әйдәгез бер-беребез белән кулларны тотышып җылылыкларыбыз белән уртаклашыйк,бер – беребезгә елмаейк һәм шөгылҗ ахырына кадәр шул җылылыкны саклыйк. (Урыннарына утыралар).
- Әйтегез әле, нәрсә ул Туган җир?
- Сез аны ничек күз алдына китерәсез?
Балалар: Туган җир ул безяшәгән шәһәр, урам, өй, әти белән әни, әби белән бабай, дуслар, туганнар, балалар бакчасы, мәктәпләр, бишек җырлары.
Сез бик дөрес уйлыйсыз.
- Ә хәзер, әйтегез әле, кешенең туып – үскән җире ничә була?
Балалар: бер генә була.
Ә сез балалар иптәшләрегез белән килешәсезме?
Әйе, балалар туган-үскән җир, әни кебек бары тик бер генә. Бик изге дә бик кадерле дә ул.
- Безнең Туган илебез ничек атала?
- Безнең Туган илебез – Татарстан.
- Әйе, дөрес Татарстан.
- Ул нигә шулай атала?
- Анда татарлар гына яшиме соң?
- Юк, анда руслар, башкортлар, марилар, чувашлар, удмуртлар яшиләр.
Алмачуар ак үрдәк
Йөзә безнәң күлләрдә
Сезнең кебек әйбәт кеше
Күпме сезнең җирләрдә.
Балалар бергә: Бик күп
Рус, татар, башкорт дуслар
Мордвалар, марилар, чувашлар
Менә дигән юлдашлар
Без хәзер казандашлар.
Ә безнең туып үскән шәһәребез ничек атала?
- Казан шәһәре.
Әйдәгез, бүлмәбезгә кояш чыгарыйк әле. Әгәр Казан турында “Нинди” соравына җавап бирә торган сүз табып әйтсәгез, өстәлдәге сары сызыклар кояш нурына әйләнер. “Нурлы кояш” уены.
Казан шәһәре матур, зур, чиста, борынгы, тарихи, бай, кунакчыл, театрлы.
Кояш тирәш тезеп куйгач, ул ничек итеп елмаеп безгә җылы тарата.
Казан турында: “И Казан! Моңлы Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!” – дип кем язган? (Г.Тукай).
Ә хәзер, әйдәгез, Туган илебез, җиребез турында ойрәнгән мәкалҗләрне искә төшерик.
1. Туган җирем – туган йем.
2. Туган җирең – туган анаң.
3. Үз илем – алтын бишек.
4. Алтын –көмеш яуган җирдән
Туган үскән ил артык.
5. Илнең яме иле белән
Ватан яме җире белән.
6. Илдә йөргән ил таныр
Җирдә йөргән җир таныр.
7. Иленнән аерылган – канаты каерылган.
- Әйдәгез әле, бу мәкалҗнең мәгънәсен аңлатып карыйк.
К списку новостей















