Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сарайлинский детский сад "Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Сарайлы балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423353, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарайлы ул.М.Джалиля,д.39а/ Татарстан Республикасы Сарман районы Сарайлы авылы, М.Җәлил урамы, 39а йорты |
| Телефон: | +7(917)-229-85-30 |
| E-Mail: | Saraylinskaya.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Сарайлинский детский сад" |
| Руководитель: | Харисова Алсу Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сарайлинский детский сад "Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Сарайлы балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Память поколений" 22.04.2025

В преддверии 80-летия Победы Великой Отечественной войне в МБДОУ «Сарайлинский детский сад» оформлена тематическая выставка “Память поколений”.
-
Саф һавада гимнастика 21.04.2025

Саф һавада иртәнге гимнастика – бала организмының хәләти үсешенә булыша.
-
Кисеп ябыштыру 18.04.2025

Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә,аның күзаллауларын киңәйтә,бармак хәрәкәтләрен яхшырта. Кисеп ябыштырганда бала предметның формасын,төсен тизрәк истә калдыра,ябыштыру процессы баланың төгәллеген,пөхтәлеген үстерә.Буген балалар газиз җир шарыбызны кисеп ябыштырдылар.Бу шөгыль аларга бик ошады.
-
Саф һавада уеннар. 17.04.2025

Саф һавада балалар күп уйныйлар, хәрәкәт итәләр. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша.
Балалар уйнарга чыккач, күзәтүләр ярдәмендә агач һәм куакларның исемнәрен өйрәнәләр.
-
Җырлы балачак илендә 10.04.2025

Мухаметова Ләйлә белән Набиев Савелий "Җырлы балачак илендә" уңышлы чыгыш ясадылар. Афәриннәр!
-
Сәламәтлек көне. 07.04.2025

7 нче апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бөтендөнья сәламәтлек көне- үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Безнең иртәбез гимнастикадан башлана. Зарядка даими эш булып тора. Дәрт, энергия, шатлык белән тулыландыра, шуңа күрә иртәнге гимнастиканы тикмәгә генә"зарядка" дип атамыйлар.
-
Икеайлык 04.04.2025

Санитар икеайлык кысаларында территорияне җыештыра башладык.
-
Балалар китабы көне. 02.04.2025

2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне. Китап- безнең тормышта киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләр авторы Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел. Шул уңайдан Сарайлы нәниләре китапханәдә кунакта булдылар. Роза Әзбәр кызы балаларны авторның кызыклы китаплары белән таныштырды, әкиятләр укыды
-
Канатлы дусларыбыз 01.04.2025

1 нче апрель-Халыкара кошлар көне. Экологиягә багышланган әлеге бәйрәм уңаеннан, Сарайлы балалар бакчасында тематик эшчәнлек үткәрелде. Балалар презентация карап кызыклы мәгълүмат белән таныштылар. Кошлар җырын тыңлап, аларны тавышлары буенча аерырга өйрәнделәр. Соңыннан бик теләп кошларны буядылар.
-
Нәүрүз-мөбәрәкбад! 21.03.2025

Нәүрүз-язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бу бәйрәмнең төп хуҗасы-Нәүрүзбикә. Буген бакчабызда Нәүрүзне каршы алдык. Балалар уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар. Соңыннан бәйрәм коймагы белән сыйландылар.












