Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: Imc.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Белем көне

Опубликовано: 01.09.2026

Бүген районыбызның 3443   укчысы өчен яңа ачышлар, тирән белемнәр һәм кызыклы сәяхәтләр дөньясына ишекләр ачыла.   Мәктәпләр яңадан балаларның шатлыклы тавышларына күмелә.   Беренче сыйныфка 271 нәни укучыларыбызны кабул итәбез. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 77 укучыбыз Сарман аграр көллиятенә керделәр, 134 е- укуларын 10 нчы сыйныфта   дәвам итәчәк. Балаларның   үз районыбызда калуы - бу бик яхшы күрсәткеч. Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр дә моңа дәлил булып тора:
11 нче классны 94 чыгарылыш укучысы тәмамлады. 18 е - алтын , 13 е көмеш медаль алды.  28 укучы   80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. Сарман урта мәктәбе укучысы Урматова Медея рус әдәбияты буенча 100 балл, Җәлил гимназиясе укучысы Әсләмов Илназ физика һәм рус теленнән   200 балл җыйдылар. Нәтиҗәдә, Сарман районы - Татарстанның авыл территорияләре арасында   алдынгылар рәтендә.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм балаларга биргән җан җылыгыз өчен зур рәхмәт. Яңа уку елы сезгә иҗади уңышлар алып килсен. Дәресләрегез укучылар йөрәгендә кызыксынучанлык чаткысы кабызсын, үз көчләренә ышаныч арттырсын, алга таба укырга этәрсен. Хезмәтегез лаеклы бәяләнсен, ә нәтиҗәләр сезне дә, укучыларның гаиләләрен дә, бөтен районны да сөендерсен.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга   һәрчак ышанычлы терәк булыгыз. Сезнең мәхәббәтегез һәм ярдәмегез аларны яңа казанышларга рухландырсын.
Кадерле укучылар! Сезгә ныклы белем, ныклы ихтыяр көче һәм яңа җиңүләр телим! Һәр уку көне кызыклы ачышларга бай булсын!
Күк йөзебез аяз, илебез тыныч, яңа уку елы котлы булсын!
Хөрмәт белән, мәгариф бүлеге җитәкчесе   Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы.



К списку новостей