• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: Imc.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

«Акыл Уеннар» өченче республика чемпионаты

Опубликовано: 18.05.2026

    16 ны майда Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ІТ-паркында балалар өстәл уеннары буенча «Акыл Уеннар» өченче республика чемпионаты узды. Анда бөтен республика балалар бакчаларында тәрбияләнүче 350 бала, аларның тәрбиячеләре һәм әти-әниләре катнашты.
«Акыллы уеннар " -балалар бакчалары өчен туган телгә уен аша өйрәтүче һәм традицион өстәл уеннарын заманча технологияләр белән берләштерүче авторлык белем бирү программасы.
Проект татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» челтәре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Чемпионатта "Лилия " балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар катнашты: Хәсәншина Мәрьям- «Читекләр» номинациясендә, Шәкүров Альмир - «Мин төзүче» номинациясендә, Сапаров Әмирхан әнисе Лилия белән - «Акыллы гаилә» номинациясендә.
Алар үзләренең характерларын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр һәм яхшы чыгыш ясадылар. Катнашучыларыбызны котлыйбыз! Алга таба бары уңышлар юлдаш булсын!



К списку новостей