Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
Опубликовано: 26.04.2026 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Бүген шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе Сарман гимназиясе базасында узды. Әлеге чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкару белән башланды.
Бәйгедә мәктәпләрдән 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Тукай шигырьләрен татар, рус, гарәп һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да катнашучы сертификатлары тапшырылды, җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
К списку новостей








