• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: Imc.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Азалак мәктәбенең 100 яшьлек юбилее

Опубликовано: 02.04.2026

  Бүген, 2.04.2026 көнне, Азалак мәктәбенең 100 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Бәйрәмебездә Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмагилова Гөлназ Тәлгать кызы, Сарман районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Габидуллин Газинур Әзгать улы, Азалак авыл җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы, төрле елларда мәктәбебезне тәмамлаган мәртәбәле кунаклар, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәмебезне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайнутдинов Фирдавис Магданур улы ачып җибәрде. Бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунагы, мәктәбебезгә матди һәм рухи яктан һәрдаим ярдәм итүче Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фарит Мөнәвир улы мәктәбебезне юбилее белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык фидакарь эшчәнлек өчен һәм мәктәбебезнең олуг бәйрәме – 100 еллык юбилее белән котлап, Сарман муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, директоры – Гайнутдинов Фирдавис Мәгъданур улы бүләкләнде. Мәктәпкә кыйммәтле бүләк – Интерактив такта алуга сертификат тапшырылды! Бу олы бүләк өчен Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Шулай ук, Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гайнутдинов Фирдавис Мәгъданур улына «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны укыту-тәрбия эшенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Мәгариф отличнигы" билгесе белән информатика укытучысы Гайнутдинов Мехамат Сабур улы бүләкләнде. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Мәгариф отличнигы" билгесе белән математика укытучысы Мубаракшина Лиюзә Сагир кызы бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте, яшь буынны укыту-тәрбияләүгә керткән өлеше өчен һәм мәктәпнең 100 еллык юбилее уңаеннан Сарман муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән Гайнутдинова Венера Мизхат кызы – Азалак мәктәбенең математика укытучысы бүләкләнде. Сарман муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән укыту эшләре буенча директор урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Гюзель Масгут кызы бүләкләнде. Сарман муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән инглиз теле укытучысы Шакирова Алсу Илгиз кызы бүләкләнде. Коллегаларыбызның хезмәтен югары бәяләгән җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Бәйрәм төрле елларда укыган укучыларның хәтирәләре, матур теләкләре белән үрелеп барды. Бәйрәм матур җырлар, матур биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күтәренке рухта, күңелле, эчтәлекле үтте. Мәктәбемә 100 яшь бүген, Туган көнең белән, мәктәбем! Авылым, син– гүзәл җирем минем, Син дип тибә һәрчак йөрәгем.



К списку новостей