• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: Imc.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Иске Минзәләбаш мәктәбендә Адлер Тимергалинны искә алдылар

Опубликовано: 06.02.2026

    Иске Минзәләбаш мәктәбендә Адлер Тимергалинны искә алдылар
Сарман районы үзенең язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Шуларның берсе – чыгышы белән Иске Минзәләбаш авылыннан булган фантаст-язучы, татар телендә фәнни-фантастик әдәбиятка нигез салучыларның берсе Адлер Камил улы Тимергалин.
Быел аның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан бүген язучы исемен йөртүче Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар язучысының фантастик дөньясы» дип исемләнгән районара фәнни-тикшеренү укулары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы оештырылды.
Утырыштан соң кунакларны шулай ук Адлер Тимергалин исемен йөртүче музейга чакырдылар. Чараны мәктәп директоры урынбасарлары Эльвира Илһамова белән Таңсылу Сәхәбиева алып бардылар. Директор Гөлия Гыйльфанова чарада катнашучыларны кыскача гына мәктәп тормышы, укуларның нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова язучының кызы – рәссам, нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче, РФ рәссамнар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Тимергалинага районның 95 еллыгы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән символик бүләк тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева белән Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахмановның да чыгышлары тыңланды. Авыл имам-хатыйбы – Адлер Тимергалинның туганы Илдар Әшрафуллин аның белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Алсу Тимергалина белән язучының улы – эшмәкәр Рөстәм Тимергалин кунакларга китаплар, бүләкләр тапшырдылар, үзләре дә бүләксез калмадылар. Чарага якташыбызның оныгы Камил дә кайткан иде.
Кунаклар укучылар чыгышлары, җыр-биюләре, музей экспонатлары, махсус хәрби операция геройларына багышланган почмак, мәктәп һәм музей тарихына багышланган презентацияләр белән таныштылар. Мөхтәрәм кунаклар – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Муса Җәлил премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, татар шагыйре, язучы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Галиев Адлер Тимергалинга багышланган шигырьләрен укып үттеләр. Ахырдан барысы да «Туган тел»не башкардылар, Алсу Тимергалинаның мастер-классы кысаларында рәсем ясап карадылар.



К списку новостей