Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды
Опубликовано: 26.08.2025 26 нчы август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Татарстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Дәүләт Советының
Татарстан Республикасы
җиденче чакырылыш депутаты Рияз Комаров, районның оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.
Конференциядә катнашучылар район мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. "Мәктәп бизнес-старт" проекты һәм «Тату сыйныф серләре» конкурсы җиңүчеләре ясаган музей почмагы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Пленар утырышта район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлова узган уку елына нәтиҗәләр ясады, 2025-2026 уку елында көтелгән үзгәрешләргә тукталып, бурыч һәм максатлар куйды.
Шулай ук утырышта «Мәктәп бизнес-старт» проекты жиңүчесе Җәлил гимназиясенең технология укытучысы Рузилэ Асылшәрипованы, Сарман урта мәктәбенең «Тату сыйныф серләре» проектында җиңүче сыйныф җитәкчесе Венера Хөсәенова, Сарман аграр көллияте директор урынбасары Гүзәл Шәйхразиеваның чыгышлары тыңланды.
Татарстан Республикасы мәгариф министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин үз чыгышларында Сарман районы мәгарифе күрсәткечләренә тукталдылар, ирешкән уңышлар, игътибар ителәсе мәсьәләләр күрсәтелде.
Тырыш хезмәтләре белән уңыш казанган укытучылар һәм тәрбиячеләр, коллективлар бүләкләнде. Август киңәшмәсе җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
К списку новостей