Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
“ЭкоМәрхәмәт” лагере
Опубликовано: 02.07.2024 Быел беренче тапкыр районкүләм “ЭкоМәрхәмәт” лагере Ләшәү Тамак мәктәбендә 27 нче июньнән үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Анда аз керемле, күп балалы һәм әтиләре махсус операциядә булган гаиләләрдән 30 бала йөри.
Әлеге лагерьны булдыру проектын директор Ринат Дәүләтов мәктәп экоактивистлары белән республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашындагы утырышта яклады. Республика башлыгы бу тәкъдимне хуплады.
Смена 1 нче июль көнне официаль рәвештә ачылды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкар кызы Идрисова катнаштылар, ял итүчеләргә уңышлар теләделәр.
Программада укучыларны мастер класслар, конкурслар, экология өлкәсендәге белгечләр белән очрашу, Казан, Алабуга шәһәрләрендәге зооботаник бакча, "Түбән Кама" националь паркына сәяхәтләр каралган. Балаларга җәйге ялларын файдалы узсын дип телибез.
К списку новостей