• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Опубликовано: 01.06.2024

1 нче июнь – җәйнең беренче көнендә иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла.

Балалар – зур бәхетнең кечкенә чаткылары, һәр өлкән кешенең тормышын шатлык һәм яктылыкка төрүче могҗиза, яшәвебезнең мәгънәсе. Балаларны яклау көне безнең тормышыбызга нык кереп, чын балачак бәйрәменә әверелде!

     Бу көн өлкәннәргә балаларыбызны физик һәм психологик көчләүдән сакларга, бала хокукларына хөрмәт күрсәтергә, балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр өчен кирәкле шартлар тудырырга кирәклеген искә төшерә.

     Без районыбызны, республикабызны төрле олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда таныткан, уңышларга ирешкән укучылар  белән горурланабыз. Районыбыз балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә талантлы, максатчан, уңышлы балаларның елдан-ел күбрәк булуы шатландыра.

    Безнең балалар өчен 1 нче июнь – һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен, без барысын да эшләргә тиеш. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

    Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк! 

     Кадерле яшь дуслар! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без - олылар сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, ярдәм кулы сузарга әзер торабыз. Шушы бәйрәм уңаеннан мин сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын.Сез – безнең киләчәгебез! Бәйрәм белән сезне, балалар!
Хөрмәт белән, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Идрисова.



К списку новостей