Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Семинар ДОУ
Опубликовано: 21.11.201320 ноябрьда Сарман районы Жәлил №3 балалар бакчасында балаларга ике теллелекне өйрәтү һәм яңа УМКларны уңышлы файдалану буенча семинар булып узды. Биредә Актаныш, Мөслим, Тукай, Әлмәт, Минзәлә, Мамадыш, Зәй, Сарман районнарының мәгариф бүлеге мәктәпкәчә тәрбия белгечләре, бакча мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр, татар теле белгечләре катнашты. Шулай ук семинарда республика мәгариф министрлыгының мәктәпкәчә тәрбия бүлеге җитәкчесе Манюрова Г.Х., экономика һәм хокук институты доценты,педагогик фәннәр кандидаты Зарипова З.М. , башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сахипова И.Р., район мәгариф булеге житәкчесе Гилязова З.С. катнаштылар.
Сахипова Индира Раисовна семинарны ачып җибәреп, мәгариф өлкәсендә башкарылган һәм башкарасы эшләргә тукталды, семинарның эшенә уңышлар теләде.
Жәлил №3 балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Талибуллина Гөлнара мастер- класс уздырды.Ул рус балаларын ничек татар теленә җиңел, балаларга аңлаешлы итеп уздырырга, УМК материалларын уңышлы итеп файдаланырга өйрәтте.Мастер-класста УМК таләпләреннән тыш,үзе керткән уеннар, яңа алымнар кулланды.Районнардан килгән кунаклар аның эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, эшенә яхшы бәя биреп чыгышлар ясадылар. Рус балаларының татарча сөйләшә белүләренә сокландылар.Бигрәктә тәҗрибә уртаклашканда Гөлнара Раисовна ата-аналар белән эшнең мөһимлегенә басым ясады,кунакларга үзенең эш тәҗрибәсе буенча материаллар таратты.
Эшне төркемнәрдә экскурсия белән дәвам иттек. Анда рус тәрбичеләре татар телендә балалар белән шөгыльләнгәннәрен карадык һәм нәтиҗәдә кунаклар бакча коллективының УМК буенча дәвамлы, уңышлы эшләгәннәрен күреп үз фикерләрен әйттеләр.
Семинарны йомгаклап МанюроваГ.Х. районда мәктәкәчә тәрбия торышына яхшы бәя бирде, бигрәктә Җәлил №3 балалар бакчасының эшен югары бәяләп, башка район белгечләренә эшләрендә семинарда алган тәҗрибәне кулланырга тәкъдим итте. Республика уздырган конкурсларга катнашырга өндәде. Зарипова З.М. үткәрелгән мастер класска анализ ясап һәм УМК буенча методик китаплар авторы буларак үзенең киңәшләрен бирде.
Фоторепортаж:
Семинар ДОУ