• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Сарман урта мәктәбендә якташыбыз, татар халык җырчысы Илһам Шакировка багышланган түгәрәк өстәл

Опубликовано: 18.02.2023

     18 нче февраль көнне Сарман урта мәктәбендә якташыбыз, татар халык җырчысы Илһам Шакировка багышланган түгәрәк өстәл уздырылды. Укучылар белән очрашуга Шакиров Флүр Кыяметдин улы – Илһам Шакировның бертуганының улы, И.Шакиров исемендәге I республика премиясенең "Халыкчан җыр" номинациясе лауреаты һәм үзешчән артист; шулай ук Хаҗиев Илһам Муллый улы – И.Шакировның ярдәмчесе, иң якын дусты, аны тәрбияләүче, аның җырларын пропагандалаучы кеше; һәм якташ язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең улы - Гыйләҗев Мансур Аяз улы – язучы, драматург, киносценарийлар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы килгән иде.
Алар мәктәп тарихы, музей, укучыларның һәм укытучыларның эшчәнлеге, мәктәп тормышы белән таныштылар. Аннан соң түгәрәк өстәл янында укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Кунаклар Илһам абый турында үзләренең кызыклы хатирәләре белән уртаклаштылар. Чара җырчының Дамир Гарифуллин сүзләренә иҗат ителгән “Чыгарсыңмы каршы алырга?” (“Сарман вальсы”) җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Гомумән, очрашу файдалы һәм күтәренке рухта үтте.



К списку новостей