Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
"Тату сыйныф серләре"
Опубликовано: 17.01.202316 нчы январь көнне "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары республика конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.
Әлеге конкурс белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының укучыларны тәрбияләүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Катнашучы командалар визит карточкасы, "Педагог һәм остаз - укырга һәм өйрәнергә" иҗади номерын тәкъдим иттеләр.
Конкурс күрсәткәнчә, ата - аналар комитетлары әгъзалары һәрвакыт мәктәп тормышы вакыйгаларының үзәгендә яшиләр, балалар мәнфәгатьләрен кайгырталар. Конкурста Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныф ата-аналар комитеты җиңүче булды. Икенче санлы Җәлил һәм Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәпләре әлеге конкурсның призерлары булдылар. Конкурс җиңүчеләрен котлыйбыз
К списку новостей