Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
“Кышкы каникуллар” профилактик акциясе
Опубликовано: 09.01.2023Белем бирү учреждениеләрендә 21 нче декабрьдән 8 нче январьга кадәр, балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, “Кышкы каникуллар” профилактик акциясе узды.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман бүлеге җитәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна балаларның иминлеге, тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә яктылыкны кайтаручы элементларны булдыруның әһәмияте турында укучыларга әңгәмәләр үткәрде. Әлеге темаларга ата-аналар җыелышларында лекцияләр укылды.
Сыйныф җитәкчеләре рейдлар вакытында яшь җәяүлеләрнең юл аша чыкканда, чана-чаңгы һәм тюбингларда шуганда кагыйдәләрне үтәүләренә һәм шугалакларның автомобиль юллары белән кисешү-кисешмәвенә дә аерым игътибар бирделәр. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары (ЮИД) рейдларга чыктылар.
К списку новостей