Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Республикакүләм «Мәктәп бизнес-старт» проекты
Опубликовано: 26.12.2022Икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең «EPOXY» командасы республикакүләм «Мәктәп бизнес-старт» проекты буенча эшлекле уенның 4 нче этабына барып җиттте һәм 22 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә үткән Хәйрия ярминкәсендә катнашты. Яшь эшмәкәрләр үзләренең продукциясен – кулдан эшләнгән зәркән һәм чыршы бизәү әйберләрен, тәм-том, оригиналь интерьер предметларын, уеннарны үстерә торган үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Җыелган акчаларның яртысын укучылар «Игелекле Казан» фонды карамагындагы яшьтәшләре Әнисә Гарипованы дәвалауга җибәрәчәк. «Ярминкәдә катнашучылар – җитештерүчеләр. Укучылар үз куллары белән ясаганны саталар. Бу егетләр – асылда әзер эшмәкәрләр, илебезнең һәм республикабызның таянычы», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министрының беренче урынбасары, Эшмәкәрлекне һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев мәктәп ярминкәсен ачуда. «Бүген мин монда күргәннәр олылар эшләгәннәрдән аерылып тормый. Сезгә нәрсә яхшырак сатылуын, продукцияне күбрәк сату өчен нинди маркетинг барышына игътибар итәргә кирәклеген аңларга кирәк», – дип киңәш итте Шәмсиев яшь бизнесменнарга.
«Мәктәп бизнес-старты» республика программасы кысаларында укучылар эшлекле уен форматында белем алдылар. Балалар эшкуар портретын төзеделәр, махсус тест үттеләр, үз проектларын, бизнес-планнарын һәм PR-кампанияләрен эшләделәр. «EPOXY» командасы, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән команда буларак, көзге каникул көннәрендә эшмәкәрлек эшчәнлегенең теоретик һәм практик күнекмәләрен тирәнтен өйрәнделәр, үзләрен эшкуар итеп сынап карадылар. Инде менә ярминкәдә укучылар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Иң беренче көннән укучылар командасы белән булган остазлары - Г.М.Абзалова, сыйныф җитәкчесе Г.И.Габидуллина, Л.К.Мияссарова.
К списку новостей