Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Мәктәпләргә яңа ноутбуклар
Опубликовано: 13.05.2022Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча масштаблы проект Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Сарман муниципаль районы мәктәпләренә дә 231 яңа ноутбук кайтты. Аларны тапшыру мәгариф бүлегендә район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлева, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, Ак Барс банкы җитәкчесе Габбәс Гайнетдин улы Ризатдинов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкәр кызы Идрисова катнашында узды.
"Цифрлы технологияләр – хәзерге заман дөньясының аерылгысыз элементы. Районыбыз педагогларына, талантлы, өметле яшьләргә ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Татарстанда җитештерелгән заманча ноутбуклар сезнең эшегезне тагын да җиңеләйтсен, биек үрләргә этәрсен, зур уңышлар гына юлдаш булсын. Яңа ноутбуклар игелекле хезмәт куйсын”, дигән теләкләр яңгырады.
Мәгариф оешмалары Татарстан җитәкчелегенә, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинга бик рәхмәтле. Яңа ноутбуклар уку процессын оештыруда менә дигән ярдәм булачак.
К списку новостей