• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

"Ак чәчәкләр" акциясе

Опубликовано: 23.10.2021

Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар беркайчан да үзләренең кыйммәтләрен югалтмаячаклар. Изгелек кылучылар, яхшылык эшләргә омтылучылар күңелдә hәрчак соклану, хөрмәт уята. Чорны чорлар алыштыра, буыннарны буыннар, ләкин кешелеклелек  кыйммәтләре саклана, яшәешне тәэмин итә.
    28 нче октябрьдә үткәреләчәк "Ак чәчәкләр" акциясенең тарихы да ерак үткәннәргә барып тоташа. Патша Россиясе вакытыннан ук оештырылып килгән әлеге акциянең  төп максаты: авыру кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларның бераз гына булса да, матди хәлен яхшырту. Чараның символы булган ак чәчәкне кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күпләп ясаганнар hәм чиккән, теккән әйберләре белән бергә шәһәр ярминкәләрендә сатып алучыларга бирә торган булганнар. Чәчәк өчен  hәркем күпмедер күләмдә акча биргән. 
      Әлеге акция бүгенге көнне дә актуальлеген югалтмый: быел ул Сарман районында да узачак.
    Хөрмәтле сарманлылар, сезнең барыгызны да әлеге ярминкәгә чакырабыз. Жан жылысы белән эшләнгән кул эшләре сезне көтә. Барлык җыелган акча районыбызның жирлегендә яшәгән, авыр ДЦП лы һәм онкологик авырулы балаларга бүлеп биреләчәк. 
     «Күңел уты күренми. Тик аннан ничек җылы...» - дигән Аневито Кем. Һәм бу “җылы"ны без сездән, изге, ихлас, юмарт тылсымчыларыбыздан кабул итеп алабыз. Ак чәчәчккә ия булыйк, изгелек кылырга ашыгыйк. Изгелек кенә дөньяны яктырта ала бит.
Мәгариф бүлеге  җитәкчесе Гөлшат Язкар кызы Идрисова



К списку новостей