Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Бәйрәм белән!
Опубликовано: 01.09.2021Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен.
Иң элек беренче сыйныфка керүче укучыларны котлыйм, алар өчен бу көнне якты, яңа казанышлар белән мәктәп мәшәкатьләре, җаваплы һәм җитди сынаулары булган тормыш башлануын белдереп беренче кыңгырау яңгырый. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар, мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.
Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.
Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Без гомеребез буе укыйбыз, осталык һәм күнекмәләр үзләштерәбез, дөнья турында яңа белемнәр алабыз, ә боларның барысының да башлангычында мәктәп тора. Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Мәгариф учреждениеләрендә балаларга ныклы белем белән бергә тәрбия дә үз югарылыгында бирелсен иде, дигән теләктә калам. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары белән бергә тәрбия орлыклары да тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим.
Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, яңа уку елының кайгы-хәсрәтләрсез, бары тик уңышлар белән үтүен телим.Хормэт белэн, мәгариф бүлеге җитәкчесе Идрисова Г. Я.
К списку новостей