• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

“Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларының район туры үтте

Опубликовано: 19.02.2020

Сарман гимназиясендә 18 нче февраль көнне “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларының район туры үтте. Анда барлыгы 8 өстәмә белем бирү педагогы һәм 5 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашты. Мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, һәр катнашучыга дипломнар һәм махсус бүләкләр тапшырды.
Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде. Быел конкурсантлар хөкемдарлар игътибарына үзләре белән таныштыру, проект эше һәм мастер- класс күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырды. Катнашучылар төп темалар итеп патриотик тәрбия, шәхес формалаштыру, әхлак тәрбиясе, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә ихтирам, ТАССРның 100 еллыгы һәм экологияне алдылар.
    Өстәмә белем бирү педагоглары балаларга котлау открыткалары ясау серләрен төшендерделәр, 3 д программасы ярдәмендә проект ясадылар һәм электр энергиясе турында сөйләделәр.
 “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының сәнгать юнәлешендә җиңүче – Әлфия Шәйхетдинова, призеры – Назифа Шәнгараева; техник юнәлештә җиңүче – Артур Шакиров; “Педагогик дебют” юнәлешендә -  Алмаз Илдаров, “Өстәмә белем бирү юнәлешендә остазлык” җиңүчесе Аида Габдрахманова булды. “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсында Изета Нуриахметова җиңүче дип табылды (Җәлил гимназиясе), призерлары – Ләйсән Латипова (Сарман гимназиясе), Фәрит Салихов (Сарман урта мәктәбе).
Җиңүчеләр республика бәйгесененең зона турында район данын яклаячаклар.


К списку новостей