Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
Сарман районының иң мөхтәрәм кешеләренең берсе- Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин кунак булып килде
Опубликовано: 24.06.2019
Һәр якның, һәр төбәкнең үзләренең күркәм эшләре, кылган гамәлләре белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләре бар. Сарман ягы- талантларга бай як. Алар белән очрашу, аралашу, балаларга да, олыларга бик кызыклы ,эчтэлекле . ТАССР ның 100, Сарманның 90 еллыгы һәм шагыйрьнең юбилее уңаеннан, 21 нче июнь көнне "Сарман гимназия" сенә олы хөрмәткә ия каләм иясе, Сарман районының иң мөхтәрәм кешеләренең берсе- Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин кунак булып килде. Әлеге очрашуга лагерь балалары алдан ук бик теләп әзерләнделәр: шигырьләр ятладылар, җырлар, биюләр өйрәнделәр. Очрашуны гимназия директоры Ләйсән Ханифовна ачып җибәрде, ул кыскача шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыргач, сүзне Дамир абыйның үзенә бирде. Д.Гарифуллин кичәгә үзе дә бик әзерләнеп килгән, үзе турында да бик кызыклы итеп сөйләде, балаларның сорауларына теләп җавап бирде. Аның күпкырлы эшчәнлегенә балалар шаккаттылар. Актив катнашкан балаларга истәлекле бүләкләрен тапшырды. Матур-матур шигырьләрен сөйләде. Гөлия Фатыхова, Римма Гимадиева, Гөлнара Хадиуллина, Гөлсимә Гайнемова, Фәридә Сапожникова, Илмира Гыйльфанова һәм Резедә Сорокиналар бәйрәмне истәлекле итеп оештырганнар иде. Үзләре чыгарган шигырьләрен шагыйрьгә Нурзилә Хәбибуллина һәм Эльвира Назаровалар бүләк иттеләр.
Балаларга әлеге кичә бик ошады, алар күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Үз ягыңда шундый күренекле шәхес булу белән алар горурландылар.
К списку новостей