• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

«Педагог-психолог– 2018» һөнәри осталык бәйгесенең республика этабы узды.

Опубликовано: 15.05.2019

 

2019 елның 14 нче май көнне республика бәйгесе кысаларында сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар  арасында «Кеше тәрбияләү», белем бирү оешмалары  педагог-психологлары арасында «Педагог-психолог– 2018» һөнәри осталык бәйгесенең республика этабы узды.

    Әлеге бәйгене үткәрүнең максаты – тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә сәләтле педагогларны һәм җитәкчеләрне ачыклау, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу.

     Бәйгенең республика этабында 30 педагог ярышты.

Бәйгедә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Мөнип кызы Асадуллина мөрәҗәгать итте,  катнашучыларга уңышлар теләде.Сарман районныннан “Класс җитәкчеләре” номинациясендә Гүзәл Ханнанова МБББУ «Сарман урта мәктәбе”), “Педагог- оештыручылар” номинациясендә  Аида Җәлилова (МБББУ “Җәлил 1 нче номерлы мәктәбе), “Педагог – психологлар” номинациясендә Фәйрүзә Хәсәнова (Җәлил 6 нчы номерлы балалар бакчасы) катнашты. Алар республика этабының финалистлары булдылар



К списку новостей