• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

1 сентябрь – Белем бәйрәме белән!

Опубликовано: 31.08.2018

 

 

Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Менә кояшлы 1 нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. 1 нче сентябрь – үзенчәлекле бәйрәм, ул кешеләрнең белем алуга, яңалыкка омтылуын гәүдәләндерә. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар, мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.

Иң элек беренче сыйныфка керүче укучыларны котлыйм, алар өчен бу көнне якты, яңа казанышлар белән мәктәп мәшәкатьләре, җаваплы һәм җитди сынаулары булган тормыш башлануын белдереп беренче кыңгырау яңгырый. Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана.  Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.

Хөрмәтле коллегалар, сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм игелекле укучылар телим. Уку елы һәркайсыгыз өчен дә тыныч – имин һәм нәтиҗәле булсын!

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З.Сабиров



К списку новостей