• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Районда Сабантуйлар гөрли

Опубликовано: 17.06.2018

Кичә Сарманның Даулы болыны да үзенә милли бәйрәмебезне яратучыларны җыйды.

Биредә иртәдән җыр-моң, шат авазлар тынып тормады. Сарман мәркәзебез Казаннан мәртәбәле кунаклар кабул итте, туган якларын сагынып кайткан якташларны каршылады.

Хезмәт алдынгылары утырган җигүле атлар мәйдан әйләнгәннән соң муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин мәйданга җыелган халыкны Сабантуй белән котлап, бәйрәмне ачык дип белдерде.Районның кыр батыры Нияз Тимерҗанов, савымчылар бәйгесе җиңүчесе Әлфия Габделхакова, 2017 елгы Сабантуйның көрәш батыры Радик Насруллин Сабантуй әләмен күтәрделәр. Якташыбыз - ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов Президентыбыз Рөстәм Миннехановның котлавын җиткерде.

Сабантуй бүләкләүләргә, күңелле мизгелләргә бай булды. Районның Почетлы гражданнары, ветераннар, хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Милли уеннарда, ярышларда катнашып, халык көчен дә сынады, бүләген дә алды, уеннарны, ат чабышын карап хозурланды.  Кече сәхнәдә үзешчәннәр концерты барды, сәүдә гөрләде, аттракционнар эшләде.



К списку новостей