• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Районыбыз укытучыларына рәхмәт сүзләре

Опубликовано: 24.05.2018

 

Хөрмәтле укытучылар! Чираттагы уку елы да ахырга якынлашты. Кемдер өчен ул вакыйгаларга бай, кемдер өчен авыр, кемдер өчен онытылмаслык булды. Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.

Шуңа да аерым рәхмәт сүзләрен сезгә белем баскычларын яуларга ярдәм иткән укытучыларга җиткерәсем килә. Сезнең риясыз һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбызда белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән горурлана алабыз. Киләчәктә укучыларыгызның уңышлары районыбызга  гына түгел, чит җирләргә дә танылачагына һичшиксез ышанам! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен!

Хөрмәт белән мэгариф бүлеге җитәкчесе Э.З.Сабиров



К списку новостей