• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Мир профессий/Һөнәрләр иле

Опубликовано: 08.02.2018

«Әгәр сез эшне дөрес сайлап, аңа бөтен җаныгызны бирсәгез, бәхет сезне үзе эзләп табар,”- дигән К Д.Ушинский. Бу - чыннан да шулай. Һөнәр сайлау – алгы тормыш юлын, киләчәкне сайлау дигән сүз. Хәзерге XXI гасыр башында 40 меңгә якын һөнәр арасыннан күңелгә ятышлы, булдырырлык, рәхәтләнеп бөтен җаныңны биреп эшләп, эшләгәнгә күрә җитәрлек  хезмәт хакын алырдай эшне сайлау – бик авыр, җаваплы адым. Өлкән сыйныф укучылары арасында менә шундый җитди мәсъәлә тора.

    Һөнәр сайлау эшен җиңеләйтү, алга карап, ныклы адымнар белән якты киләчәккә атлау өчен мәктәптә дә бик күп эшләр башкарыла. Январь ае – профориентация айлыгы булды. Шул айлык кысасында “Һөнәрләр иле” конкурсы үткәрелде. Бу конкурс район күләмендә беренче тапкыр үткәрелсә дә, укучылар бик ныклап әзерләнгәннәр иде. 14 мәктәптән 100дән артык укучы катнашты. Укучылар  төзүче, янгын сүндерүче, укытучы, биюче һәм башка һөнәрләр белән якыннанрак таныштылар, бу һөнәрләрнең үзенчәлекләрен белделәр. Монда команда берлеге, артистлык сәләте, кыска вакыт эчендә сайлаган һөнәрне ачу осталыгы, образга керү бәяләнде. Конкурс бәйрәм рухында барды. Барлык укучылар, укытучылар, килгән кунаклар һәм жюри әгъзалары чын рухи азык алдылар.  Кайбер укучыларга бу көн алга таба һөнәр сайлау, киләчәк тормышка тәүге адым ясар өчен этәргеч булыр дип ышанасы килә.

  Конкурста Җәлил гимназиясе командасы җиңү яулады һәм күчмә кубок белән буләкләнде.

Нинди һөнәр иясе булсаң да, чын кеше булып калырга кирәк дип йомгаклыйсы килә.
Укучыларга алдагы тормышта уңышлар телибез.



Фоторепортаж:
Мир профессий/Һөнәрләр иле

К списку новостей