Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | sarmimkc@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Новости
“Сөмбелә” бәйрәме бик күңелле үткәрелә
Опубликовано: 31.10.2017Тышта алтын көз! Көз җиткәч табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән өйгә йөреп күңел ачалар.
Балалар бакчаларында да бу көн бик истәлекле утә. Төрле ярышлар, җыр- бию, санамышлар белән үрелеп барган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килә. Ә әлеге бәйрәм алдыннан балалар, әти- әниләр белән бергәләп бик күп төрле матур эшләнмәләр ясыйлар.
Күңелләргә якты нур өләшеп
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап көзге хезмәткә.
К списку новостей