• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: sarmimkc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

Ел укытучысы - 2017

Опубликовано: 24.01.2017

Кичә Сарман гимназиясендә иртәдән үк гадәти булмаган җанлылык хакимлек итте. Бу көнне биредә “Ел укытучысы-2017” бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде.

Бу бәйгегә укытучылар ел саен алдан ук әзерләнәләр, бар булган осталыкларын, педагогик сәләтләрен күрсәтергә тырышалар. Һәм, билгеле, гомерен яраткан хезмәтенә, балаларга багышлаган һәр укытучы җиңүгә омтыла.

Бәйге быел да киеренке барды. Анда катнашкан унҗиде укытучы иң элек бәйгенең читтән торып үткәрелгән этабында көчләрен сынап карадылар – хезмәттәге казанышларын тәкъдир итүче портфолио әзерләделәр. Узган еллардан аермалы буларак, бәйгенең бу этабына яңалык өстәлде -  катнашучыларның шәхси сайтлары буенча конкурс кертелде. Ягъни һәр укытучының шәхси сайтына да бәя бирелде.

Ә бәйгенең муниципаль туры ике өлештән торды. Беренчесендә алар инновацион технологияләр кулланып, дәрестән өзек күрсәттеләр. Бәйгенең икенче өлешендә конкурсантлар шулай ук инновацион технологияләр кулланып, мастер-класслар үткәрделәр. Аларның һәркайсына кырыс жюри үз бәясен бирде.

Конкурска йомгак ике номинациядә ясалды: “Ел укытучысы-2017” һәм “Педагогик дебют”. “Ел укытучысы-2017” исеменә Сарман урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Люзия Хаҗиева лаек булды. Ә призерлар булып Җәлил икенче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Мияссәрова, Җәлил гимназиясенең география укытучысы Венера Гәрәева  һәм Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Таҗетдинова танылдылар. Ә яшь педагоглар арасында җиңүче исеменә  Җәлил беренче мәктәбенең биология укытучысы Нәзилә Мостафина лаек булды. Призер булып Сарман гимназиясенең математика укытучысы Айсылу Шәрипова танылды.

Сез һәркайсыгыз “Ел укытучысы” исеменә лаек булырлык. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт, сезгә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, - диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, бәйгедә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп һәм җиңүчеләрне тәбрикләп.

 

Җиңүчеләрнең һәркайсына дипломнар һәм, әлбәттә, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ә Люзия Хаҗиева узган елгы “Ел укытучысы” Роза Заһидуллина кулыннан күчмә кубокны да кабул итеп алды. Аңа һәм башка җиңүчеләргә  зона турында да уңышлар телик.



К списку новостей