Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
«Татнефть» грантына ия булу 21.05.2021
МБББУ «Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” «Тарихи мирасны саклау» номинациясе буенча «Татнефть» грантына ия булды.
-
Ата-аналар комитеты җитәкчеләре өчен семинар 14.05.2021
14 нче май көнне Сарман гимназиясендә ата-аналар комитеты җитәкчеләре өчен семинар узды. Җыелышны Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Лениногорск районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең әйдәп баручы белгече-эксперт Ләйсән Мөхәммәтшина уздырды. Укучыларның туклануына бәйле мәсьәләләр каралды.
-
Җиңү көне 09.05.2021
Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.
-
“Хәтер бакчасы” халыкара экологик акциясе 06.05.2021
6 май көнне Сарманның яңа микрорайонында урнашкан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган парк территориясендә, Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршылап, “Хәтер бакчасы” халыкара экологик акциясе узды.
Яшь агач үсентеләре утыртуда район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зыятдин улы Сабиров, яшь армиячеләр, яшь экологлар, ветераннар катнаштылар. -
"Дуслык белән бердәм без!" фестивале 30.04.2021
30 нчы апрель көнне мәдәният йортында белем бирү учреждениеләре арасында узган "Дуслык белән бердәм без!" фестиваленең йомгаклау тантанасы узды. Чарада укучылар һәм укытучылар төрле милләт вәкилләренең матур җыр һәм биюләрен күрсәтеп уздылар. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүлэклэр тапшырылды.
-
Мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары җитәкчеләре өчен җыелыш 29.04.2021
29 нчы апрель көнне мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары җитәкчеләре өчен мәгариф бүлегендә җыелыш узды. Татарстан Республикасы Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Мөхәммәтшина Ләйсән Фәндәс кызы да катнашты. Ул лагерь документлары һәм барлык таләпләр белән таныштырды.
-
Международный исторический диктант «Диктант Победы» 29.04.2021
29 апреля 2021 года в МБОУ «Сармановская СОШ», МБОУ «Джалильская гимназия» прошел Международный исторический диктант на тему «Событий Великой Отечественной войны – «Диктант Победы». В акции приняли участие: заместитель Главы Сармановского муниципального района Гараева Г.Р., заместитель руководителя Исполнительного комитета Сармановского муниципального района по социальным вопросам Сахипова И.Р., начальник отдела образования Сабиров А.З., начальник отдела культуры Латипова Г.Г., директор ГАУСО «КЦСОН» Шафкать Хузина Г.И., представители юнармейского движения, педагоги, обучающиеся 11 классов, также все желающие.
Диктант проводился в форме тестирования, в целях привлечения широкой общественности к изучению истории Великой Отечественной войны, повышения исторической грамотности и патриотического воспитания молодежи. -
Заседание ММО учителей начальных классов 28.04.2021
28 апреля 2021 года на базе МБОУ «Сармановская СОШ» прошло заседание ММО учителей начальных классов на тему «Актуальные проблемы обучения и воспитания современных школьников». Учителя данной школы показали открытые уроки, мастер-классы, продемонстрировали вечерние посиделки «Аулак өй». Мероприятия прошли на высоком организованном уровне.
-
Конкурс лауреаты 28.04.2021
28 нче апрель көнне Казанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен татар телендә "Яшел сигналга сәяхәт" Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда Сарман урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хәлиуллина да катнашты. Ул конкурсның лауреаты булды. Аңа диплом, кыйммәтле бүләк һәм премия тапшырылды.
-
"Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы 27.04.2021
27 нче апрель көнне МБББУ "Сарман гимназиясе"ндә бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Без - Тукай оныклары" әдәби конкурсы булып узды. Конкурс 3 номинациядэ үтте: "Нәфис сүз", "Театральләштерелгән күренеш", "Мин шигырь язам". Җиңүче һәм призерларга - мәгариф бүлеге дипломнары, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.