МБОУ ДО «Станция юных техников» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423350, РТ, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Профсоюзная, 23 |
Телефон: | +7(906)-332-87-23 |
E-Mail: | sarmankarting@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "СЮТ" Сармановского муниципального района РТ |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Саетшин Раиф Рифович |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 210 учеников |
У нас учат: | 1 ПДО , 6 ПДО(совместителей) |
Новости
“Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурслары
Опубликовано: 19.02.2020арман гимназиясендә 18 нче февраль көнне “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларының район туры үтте. Анда барлыгы 8 өстәмә белем бирү педагогы һәм 5 тәрбия эшләре буенча директор урынбасары катнашты. Мәгариф бүлеге белгечләреннән торган жюри бәйгегә нәтиҗә ясап, һәр катнашучыга дипломнар һәм махсус бүләкләр тапшырды.
Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде. Быел конкурсантлар хөкемдарлар игътибарына үзләре белән таныштыру, проект эше һәм мастер- класс күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырды. Катнашучылар төп темалар итеп патриотик тәрбия, шәхес формалаштыру, әхлак тәрбиясе, милли гореф-гадәтләргә, мәдәнияткә ихтирам, ТАССРның 100 еллыгы һәм экологияне алдылар.
Өстәмә белем бирү педагоглары балаларга котлау открыткалары ясау серләрен төшендерделәр, 3 д программасы ярдәмендә проект ясадылар һәм электр энергиясе турында сөйләделәр.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының сәнгать юнәлешендә җиңүче – Әлфия Шәйхетдинова, призеры – Назифа Шәнгараева; техник юнәлештә җиңүче – Артур Шакиров; “Педагогик дебют” юнәлешендә - Алмаз Илдаров, “Өстәмә белем бирү юнәлешендә остазлык” җиңүчесе Аида Габдрахманова булды. “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсында Изета Нуриахметова җиңүче дип табылды (Җәлил гимназиясе), призерлары – Ләйсән Латипова (Сарман гимназиясе), Фәрит Салихов (Сарман урта мәктәбе).
Җиңүчеләр республика бәйгесененең зона турында район данын яклаячаклар.
К списку новостей