Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ ТУРЫНДА
ГРАЖДАНГА БЕЛЕШМӘЛЕК
Казан шәһәре, 2009 ел
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Белешмәлек Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары департаменты тарафыннан әзерләнде.
Бастырып чыгару Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан килештерелде.
Авторлар коллективы җитәкчесе – Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе В.Н.Шевчук.
Консультантлар:
юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры М.Я. Моратов,
юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы әгъзасы С.Н. Дружков,
Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н. Гатцук,
Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесеА.Р. Батаршин,
Татарстан Республикасы Прокуратурасының Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның башкарылуына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы, юстиция өлкән киңәшчесе Р.Н. Латыйпов,
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Оештыру эшләре бүлеге башлыгы А.М. Чашин,
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Р.В.Гайнетдинов
Рәссам – Вячеслав Бибишев
Белешмәлекне әзерләгәндә Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасының «Сездән ришвәт таләп итсәләр» («Если у вас вымогают взятку») (Мәскәү, 2006 ел) брошюрасын чыгару тәҗрибәсе, П.А.Кабанов редакциясендәге «Коррупция һәм коррупциягә каршы сәясәт» белешмә-сүзлеге материаллары (Мәскәү, МедиаПресс, 2008 ел) исәпкә алынды, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы һәм Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән берлектә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында үткәрелгән «түгәрәк өстәл» тәкъдимнәре файдаланылды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
КОРРУПЦИЯ НӘРСӘ УЛ?
Социаль-хокукый күренеш буларак, коррупция дигәндә дәүләт хезмәткәрләренең, вазыйфаи затларның, шулай ук гомумән җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләренең сатып алынуы һәм сатылуы аңлашыла. (Чит тел алынмалары сүзлеге. М.,1954.369 б.)
«Коррупциягә каршы көрәш турында» 25.12.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы Федераль законда коррупция төшенчәсенә түбәндәге рәсми бәян итүләр тәкъдим ителә:
Коррупция:
а) хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерцияле сатып алу яисә физик затның иҗтимагый һәм дәүләт мәнфәгатьләренә каршы килеп акчалата, матди байлык, башка төрле мөлкәт яисә милек характерындагы хезмәтләр алу, үзләре яисә өченче затлар өчен бүтән мөлкәт хокукларын алу максатларында үз вазыйфаи урыныннан бүтән төрле законсыз файдалану, шулай ук күрсәтелгән затка әлеге керемне физик затлар тарафыннан законсыз бирү;
б) «а» пунктчасында күрсәтелгән гамәлләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә кылу;
(«Коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законның 1 статьясындагы 1 пункт)
Коррупция: дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу.
(«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 1 пункт).
Коррупциячел хокук бозу: коррупция билгеләренә ия булган, гамәлдәге хокукый актлар белән граждан-хокук, дисциплинар, административ яисә җинаять җаваплылыгы каралган гамәл.
(«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 пункт).
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
КОРРУПЦИЯЧЕЛ ХОКУК БОЗУЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ
«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законында коррупциячел хокук бозуларның түбәндәге классификациясе бирелә:
Дисциплинар коррупциячел гамәлләр – коррупция билгеләренә ия булган һәм дисциплинар җаваплылык каралган җинаятьләргә яисә административ хокук бозуларга керми торган гамәлләр.
Административ коррупциячел хокук бозулар – коррупция билгеләренә ия булган һәм административ җаваплылык билгеләнә торган җинаятьләргә керми торган хокук бозулар.
Коррупциячел җинаятьләр – Россия Федерациясе Җинаять кодексының тиешле статьяларында каралган, әлеге Законның 1 статьясындагы 1 пунктында каралган коррупция билгеләренә ия булган һәм гаепләнә торган җәмгыяви куркыныч гамәлләр.
Коррупциячел җинаятьләргә бәйле җинаятьләр – Россия Федерациясе Җинаять Кодексы статьяларында каралган, коррупциячел җинаятьләр кылуда гаепле дип танылырга мөмкин булган затлар катнашында башкарылган теләсә нинди җәмгыяви куркыныч гамәлләр.
(«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 5 пункт).
Төп коррупциячел җинаятьләргә түбәндәге җинаять җаваплылыгы каралган гамәлләр кертелергә мөмкин: вазыйфаи һәм башка вәкаләтләрдән явызларча файдалану; ришвәт алу һәм бирү; эш урынында алдашу.
Коррупциячел җинаятьләр төшенчәсенең киң мәгънәсендә әлеге характердагы җинаять җаваплылыгы каралган гамәлләр исәбенә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: законлы эшкуарлык һәм башка эшчәнлеккә киртә кую; эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашу; җир белән законсыз килешүләр теркәү; ришвәткә этәрү яисә коммерцияле сатып алу.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ВӘКАЛӘТЛӘРДӘН ЯВЫЗЛАРЧА ФАЙДАЛАНУ НӘРСӘ УЛ?
Россия Федерациясе Җинаять кодексы вәкаләтләрдән явызларча файдалану (201 статья), шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы (202 статья) һәм вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану (285 статья) белән бәйле берничә төр җинаятьне күздә тота. 286 статьяда сүз вазыйфаи вәкаләтләрне арттырып җибәрү хакында бара.
Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылы хезмәт мәнфәгатьләренә каршы килеп, файда күрү максатларында яисә шәхси мәнфәгатьләрдә гамәл кылган һәм бу гражданнарның яисә оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, яки җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозган очракта, вазыйфаи затның үз хезмәт вәкаләтләреннән файдалануыннан гыйбарәт.
Вәкаләтләрдән явызларча файдалану – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 201 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылы коммерцияле яисә бүтән оешмада идарәче функциясен башкаручы затның үз вәкаләтләрен әлеге оешманың законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, кылган гамәл гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яки җәмгыять һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозып, үзенә яисә башка затлар өчен керем һәм өстенлекләр алу максатларында башкаруыннан гыйбарәт.
Шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы – Россия Федерациясе Җинаять кодексының 202 статьясында җаваплылык каралган коррупциячел җинаять. Күрсәтелгән җинаятьнең асылын шәхси нотариус яки шәхси аудиторның үз вәкаләтләреннән эшчәнлек бурычларына каршы килеп һәм кылган гамәл гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яисә иҗтимагый һәм дәүләтнең закон тарафыннан саклана торган мәнфәгатьләрен бозган очракта башка затларга зыян китереп үзләре яисә башка затлар өчен керем һәм өстенлекләр алу максатларында файдаланудан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ВӘКАЛӘТЛӘРДӘН ЯВЫЗЛАРЧА ФАЙДАЛАНГАН ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 285 статьясы
Вәкаләтләрдән явызларча файдаланган өчен сиксән мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яки дүрт айдан алып алты айга кадәр арест салу яисә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яки Россия Федерациясе субъектының дәүләт вазыйфасын биләүче зат, шул исәптән җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган шул ук гамәл өчен йөз меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки аерым төр эшчәнлек белән өч елга кадәр шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп (яисә мәхрүм итмичә), җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Аеруча авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук гамәлләр өчен аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 201 статьясы
Вәкаләтләрдән явызларча файдаланган өчен ике йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки йөз сиксәннән алып ике йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу яисә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук гамәл өчен бер миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең биш елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме (яки ансыз) күләмендә штраф, яки биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 202 статьясы
Шәхси нотариуслар һәм шәхси аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдалануы
Шәхси нотариуслар һәм аудиторларның вәкаләтләрдән явызларча файдаланганы өчен йөз меңнән алып өч йөз мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу, яки өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Балигъ булмаган яисә эшкә сәләтсез затка карата кылынган, яки бер тапкырдан артык кылынган шул ук гамәл өчен йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр, яки хөкем ителүченең бер елдан алып өч елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки дүрт айдан алып алты айга кадәр арест салу, яки өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. ЭШКУАРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ ЗАКОНСЫЗ КАТНАШУ НӘРСӘ УЛ? Эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашу - вазыйфаи зат тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманы барлыкка китерү, яки әлеге гамәлләр мондый оешмага ташламалар һәм өстенлекләр яисә бүтән төрдәге яклаулар бирү белән бәйле очракта, законда билгеләнгән тыюга каршы килеп, мондый оешма белән идарә итүдә шәхсән үзе яисә ышанычлы зат аркылы катнашу. ЭШКУАРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ ЗАКОНСЫЗ КАТНАШКАН ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК Россия Федерациясе Җинаять кодексының 289 статьясы
Эшкуарлык эшчәнлегендә законсыз катнашкан өчен сиксән мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салып, биш елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яки йөз сиксәннән алып ике йөз кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки өч айдан алты айга кадәр арест салу, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА АЛДАШУ НӘРСӘ УЛ? Хезмәт урынында алдашу - вазыйфаи зат, шулай ук дәүләт хезмәткәре яисә җирле үзидарә органының вазыйфаи заты булмаган хезмәткәре тарафыннан рәсми документларга күрәләтә ялган мәгълүмат кертү, шулай ук әлеге документларга чынбарлыкка туры килмәгән төзәтмәләр кертү ул (әлеге гамәлләр явыз ният яисә шәхси мәнфәгатьләрдә кертелгән очракта). ХЕЗМӘТ УРЫНЫНДА АЛДАШКАН ӨЧЕНҖАВАПЛЫЛЫК Россия Федерациясе Җинаять кодексының 292 статьясы Хезмәт урынында алдашкан өчен 80 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 3 айдан 6 айга кадәр арест салу, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
законлы эшкуАрлык эшчәнлегенә киртә кую нәрсә ул? Законлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә кую - вазыйфаи затның үзенең хезмәт урыныннан файдаланып түбәндәге гамәлләрне кылуы: индивидуаль эшкуарны яисә коммерциячел оешманы теркәүне хаксыз кире кагу яки аларны теркәүдән баш тарту, аерым төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруга махсус рөхсәт (лицензия) бирүне хаксыз кире кагу яисә аны бирүдән баш тарту, оештыру-хокукый төренә һәм милек төренә карап индивидуаль эшкуарның яисә коммерциячел оешманың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен чикләү, шулай ук индивидуаль эшкуар яисә коммерциячел оешманың мөстәкыйльлеген чикләү яисә аларның эшчәнлегенә бүтән төрле тыкшыну.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
законлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә куйган өченҗаваплылык Россия Федерациясе Җинаять кодексының 169 статьясыЗаконлы эшкуарлык эшчәнлегенә киртә куйган өчен 200 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 18 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, яки 80 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка табышы күләмендә штраф салып 3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, яки 120 сәгатьтән 180 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.Закон көченә кергән суд актларын бозып кылынган шул ук гамәлләр, шулай ук эре күләмдә зыян китергән гамәлләр өчен 80 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 6 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф салып 5 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, 180 сәгатьтән алып 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, 4 айдан 6 айга кадәр арест салу, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. җир белән законсыз килешүләрне теркәү Россия Федерациясе Җинаять кодексының 170 статьясы
Җир белән законсыз килешүләрне теркәгән, Дәүләт җир кадастрының учётка алу мәгълүматларын бозып күрсәткән, шулай ук җир өчен түләү күләмен явыз ният белән киметкән өчен әлеге гамәлләр явыз ният яисә вазыйфаи затның үз хезмәт урыныннан файдаланып һәм башка шәхси мәнфәгатьләреннән чыгып кылынган очракта,сиксән мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең алты айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, йөз егерме сәгатьтән алып йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ришвәт нәрсә ул?
С.И. Ожегов сүзлегендәге билгеләмә нигезендә, ришвәт - вазыйфаи затка аны сатып алу, закон тарафыннан җәза бирелергә тиешле гамәлләрне йолып калу өчен бирелә торган акчалар яисә матди кыйммәтләр. Хәзерге вакытта ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим иткән затлар файдасына мөлкәт характерындагы байлыкларны да өстәп була.
Ришвәтне шартлы рәвештә ачыктан-ачык һәм ябык төрләргә аерып карарга мөмкин.
Ришвәт бирүче вазыйфаи затка акча яисә матди байлыклар тапшырганда аның тарафыннан кичекмәстән яисә якын киләчәктә эшләнергә тиешле гамәлләрне әйткән очракта, әлеге ришвәтне ачыктан-ачык ришвәткә кертеп була.
Ябык ришвәт – ришвәт алучы һәм ришвәт бирүче бердәм җинаять эшчәнлеген үз-үзеңне тәртиптә тотуның хаклы акты буларак яшерү ситуациясе. Шул ук вакытта ришвәт бирүче тарафыннан турыдан-туры таләпләр (гозерләр) чыгарылмаска да мөмкин. Мисалга, хезмәт буенча гомуми яклау буенча.
Россия Федерациясе Җинаять кодексы ришвәт белән бәйле ике төр җинаятьне күздә тота: ришвәт алу (290 статья) һәм ришвәт бирү
(291 статья). Чынбарлыкта, әлеге бер җинаятьнең ике ягы бар:
аны алучы (ришвәт алучы) бар икән - димәк, аны бирүче (ришвәт бирүче) дә бар.
нәрсә ришвәт була ала?
Түбәндәгеләр ришвәт була ала:
Әйберләр – акчалар, шул исәптән валюта, банк чеклары һәм кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металлдан һәм асылташлардан эшләнмәләр, автомашиналар, фатирлар, дачалар һәм шәһәр яны йортлары, азык-төлек, көнкүреш техникасы һәм приборлары, башка товарлар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек.
Хезмәтләр һәм файдалар – дәвалану, ремонт һәм төзелеш эшләре, санаторлык һәм туристлык юлламалары, чит илгә сәяхәтләр, күңел ачу һәм башка чыгымнарны түләүсез күрсәтү яки арзанайтылган бәядән түләтү.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Ришвәтнең ябык төре – янәсеакчаны бурычка бирү, бурычка яки чынбарлыкта булмаган кредитны түләү йөзеннән банк ссудасы, товарларны арзанайтылган бәядән түләү һәм товарларны аерым сатучыдан кыйммәтләтелгән бәядән сатып алу, хезмәт хакын ришвәт алучы яисә ул күрсәткән кеше (туганнары, дуслары) файдасына бирү шарты белән фиктив хезмәт шартнамәләрен төзү, файдалы һәм ташламалы кредит алу, лекцияләр, мәкаләләр һәм китаплар өчен тиешле гонорарларны арттыру, карта, бильярд уеннарында алдан фаразлап оттыру, казинода «очраклы» оту, бурычны кичерү, аренда түләүләрен киметү, фиктив иминиятләштерү, ришвәт алучыга билгеләнгән банк кертеме буенча процент ставкаларын арттыру яки кредит буенча процент ставкаларын киметү һ.б.
Алдан бирелә торган ришвәт – вазыйфаи затның эшкуар- ришвәт бирүченең табышыннан (кеременнән) даими чигерүләр рәвешендәге ришвәтне системалы алуы, ришвәт алучы һәр тапкыр аның яисә аңа карата гомуми яклау күрсәткән очракта.
ришвәт алган өчен кемнәр
җинаять җаваплылыгына тартыла ала?
Ришвәт алучы итеп бары вазыйфаи зат – оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган хакимият вәкиле яки түрә генә танылырга мөмкин.
Хакимият вәкиле – төрле дәрәҗәдәге дәүләт яки муниципаль
хезмәткәр – өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык һәм ведомство, төрле дәүләт учреждениесе, хокук саклау органы, хәрби часть яисә хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче,
закон чыгару органы һ.б.
Оештыру-боерык бирү яисә административ-хуҗалык функцияләрен гамәлгә ашыра торган зат – дәүләт һәм муниципаль орган, торак-эксплуатация конторасы, ремонт-эксплуатация участогының финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе җитәкчесе, дәүләт эксперт, хәрби хезмәткә чакыру яки имтихан комиссиясе әгъзасы, мәктәп директоры яисә уку-укыту бүлеге мөдире (завуч), югары уку йорты ректоры һәм факультет деканы, хастаханә һәм сырхауханә баш табибы һ.б.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
сатып алу нәрсә ул?
Сатып алу– коммерцияле һәм коммерцияле булмаган предприятие һәм оешмаларда идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра торган затка – коммерцияле фирма яки дәүләт унитар предприятиесе директорына, директор урынбасарына, акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе һәм әгъзасына, кооператив башлыгына, иҗтимагый яки дини берләшмә, фонд, коммерцияле булмаган партнерлык җитәкчесенә, сәяси партия лидерына һәм җитәкчелек функцияләрен башкаручы затка һ.б. бирелгән ришвәт.
Коммерцияле сатып алу (РФ ҖКның 204 статьясы) – коммерцияле яки башка оешмада идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра торган затка акчалар, кыйммәтле кәгазьләр, башка төрле мөлкәтне законсыз бирү, шулай ук ришвәт бирүче мәнфәгатьләрендә аңа гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен мөлкәти характердагы хезмәтләрне законсыз күрсәтү.
Һөнәри спорт һәм ташламалы коммерцияле конкурсларда катнашучы һәм оештыручыларны сатып алу – сатып алуның аерым төре булып тора (РФ ҖКның 184 статьясы). Ул спортчылар, спорт судьялары, тренерлар, команда җитәкчеләре, шулай ук һөнәри спорт ярышларында катнашучылар яисә оештыручыларның, шул исәптән жюри әгъзалары тарафыннан законсыз бүләкләр бирү һәм алу очраклары белән бәйле.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ришвәт алган яисә коммерцияле сатып алган өчен җаваплылык
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 290 статьясы.
1. Әгәр мондый гамәл кылу (гамәл кылмау) вазыйфаи затның хезмәт вәкаләтләренә кергән очракта яисә ул вазыйфасы буенча мондый гамәл кылуга (гамәл кылмауга) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган очракта, вазыйфаи затның шәхсән үзе яисә арадашчы аркылы ришвәт бирүче яисә ул тәкъдим итә торган затлар файдасына гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән төрле мөлкәт яисә мөлкәти характердагы байлыклар кебек ришвәт алуы өчен, шулай ук гомуми яклау яки хезмәт урыны буенча ирек куючылык өчен
100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яки 3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
2. Законсыз гамәл кылу (гамәл кылмау) өчен ришвәт алган вазыйфаи затка3 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 3 елдан 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
3. Әлеге статьяның беренче яисә икенче өлешләрендә каралган, Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасын яисә Россия Федерациясе субъекты дәүләт вазыйфасын, шулай ук җирле үзидарә органы башлыгы тарафыннан кылынган гамәлләр өчен өч елга кадәр аерым вазыйфаларны биләүяисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп 5 елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
4. Әлеге статьяның беренче, икенче яисә өченче өлешләрендә каралган гамәлләр түбәндәгерәвештә:
а) бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп яисә оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан;
б) ришвәт янап;
в) эре күләмдә
кылынган очракта – 1 миллион сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 5 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф яисә ансыз 7 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Искәрмә. Эре күләмдәге ришвәт булып 150 мең сумнан артып киткән акча суммасы, кыйммәтле кәгазьләрнең бәясе, мөлкәти характердагы башка милек һәм байлыклар санала.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
ришвәт бирү
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 статьясы
1. Вазыйфаи затка шәхсән үзең яисә арадашчы аркылы ришвәт биргән өчен 200 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 18 айга кадәр хезмәт хакы яисә башка кереме күләмендә штраф, 1 елдан 2 елга кадәр вакытка төзәтү эшләре, яки 3 айдан алып 6 айга кадәр арест салу, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
2. Вазыйфаи затка аның тарафыннан күрәләтә законсыз гамәлләр кылу (гамәл кылмау) өчен ришвәт биргән өчен100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 1 елдан алып 3 елга кадәр хезмәт хакы яисә башка табышы күләмендә штраф яисә 8 елга кадәр иректән иәхрүм итү каралган.
Искәрмә. Ришвәт вазыйфаи зат тарафыннан янап алу яисә ришвәт бирергә мәҗбүр булган зат ришвәт бирүе турында җинаять эшен кузгату хокукына ия булган органга ирекле рәвештә хәбәр итсә, әлеге зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
КОММЕРЦИЯЛЕ САТЫП АЛУ
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 204 статьясы
Акча тапшыру һәм мөлкәти характердагы хезмәтләр күрсәтү (РФ ҖКның 204 статьясындагы 1 һәм 2 өлешләр)
Бер төркем затлар тарафыннан алдан килешеп кылынган җинаять өчен:
4 елга кадәр иректән мәхрүм итү;
3 айдан 6 айга кадәр арест салу;
3 елга кадәр ирекне чикләү;
100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә штраф яисә хөкем
ителүченең 1 елдан алып 2 елга кадәр кереме күләмендә штраф каралган.
Бер зат тарафыннан кылынган җинаять өчен:
2 елга кадәр иректән мәхрүм итү;
2 елга кадәр ирекне чикләү;
200 мең сумга кадәр күләмдә штраф яисә хөкем ителүченең
18 айга кадәр кереме күләмендә штраф;
2 елга кадәр аерым вазыйфаларны биләү яисә аерым төр эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
Татарстан Республикасы «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
Акча алу һәм мөлкәти характердагыхезмәт күрсәтүләрдән файдалану(РФ ҖКның 204 статьясындагы 3 һәм 4 өлешләр)
Акча янамыйча бер зат тарафыннан кылынган җинаять өчен:
3 елга кадәр иректән мәхрүм итү;
3 елга кадәр ирекне чикләү;
100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә штраф;
хөкем ителүченең 1 елдан алып 2 елга