Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 "Сандугач" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге 4 нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, с. Сарманово, ул. Мира, д.69 |
| Телефон: | +7(855)-595-00-20 |
| E-Mail: | Sandugach4.Dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад № 4 «Сандугач» |
| Руководитель: | Валиева Лилия Завдатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 75(иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 "Сандугач" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге 4 нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Бүген безнең балалар бакчасында Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәуләт Драма театры артистлары Разил Вәлиевның "Шомбай маҗаралары" дип аталган бик кызыклы әсәрен сәхнәләштерделәр. 16.02.2017

-
Бүген балалар бөек герой-шагыйребез М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр, М.Җәлил сүзләренә язылган җырларын тыңладылар.Тормыш юлын чагылдырган, әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр белән тулыландырылган, презентация карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсем күргәзмәсе узды. 15.02.2017

-
Уртанчылар төркеме балалары табигать почмагында суган утыртып,аның үсү шартларын ачыклап үз тәҗрибәләрен үткәрделәр. 13.02.2017

-
Мәктәпкә әзерлек төркеме бүгенге прогулкада уйнап-күзәтеп кенә калмадылар,үзләре ясап алып килгән җимлекләргә кошларга ризыклар да салдылар. 10.02.2017

-
Лэпбук или как еще называют тематическая или интерактивная папка – это самодельная бумажная книжка с кармашками, окошками, подвижными деталями.Зачем нужен лэпбук? Он помогает ребенку по своему желанию организовать информацию по изучаемой теме, лучше понять и запомнить материал. Так же это отличный способ для повторения пройденного, поможет закрепить, систематизировать изученный материал. А еще ребенок научится самостоятельно собирать информацию и пользоваться ею. Лэпбук хорошо подойдет для индивидуальных занятий и занятий группами. Воспитатель русского языка Гульшат Абузаровна активно использует на своих занятиях эту интерактивную папку. 09.02.2017

-
07.02.2017

Беренче кечкенәләр төркеменә бүген әвәләү шөгыленә кунакка 4 Карандаш һәм Тычкан килде алар балаларга пластилиннан 4 төсне кулланып карандашлар ясарга ярдәм иттеләр.
-
06.02.2017

Уранчылар төркеме ФЭМП шөгылендә.Тема : "Үрнәк буенча санау.1-5 саннары турында белемнәрен ныгыту."
-
04.02.2017

Кечкенәләрнең икенче төркемендә балалар яшелчәләрне танырга өйрәнәләр.
-
01.02.2017

Бүген “Сандугач” балалар бакчасында Җәлил бистәсенең “Әкият”,”Теремкәй”,”Ләйсән” база площадкаларына караган балалар бакчаларының “Авыл тәрбиячесе -2017” бәйгесе узды.Түбәндәге этаплардан торган бәйгедә 9 педагог көч сынашты: “Мин һәм минем кредо”,,Йөрәгемне балаларга бирәм” “Түгәрәк өстәл”.”Авыл тәрбиячесе” исеменә дәгьва кылучылар үзләрен заман белән бергә атлаучы оста педагог икәннәрен күрсәттеләр.Бәйге нәтиҗәләре буенча конкурсантларга төрле номинацияләр бирелде. “Авыл тәрбиячесе-2017” исеменә “Петровка Завод балалар бакчасы” тәрбиячесе Вахитова Эльмира Хәйдәр кызы лаек булды.Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
31.01.2017

Бүген безнең балалар бакчасында “Кошларга җимлек” бакчакүләм конкурсына йомгак ясалды.Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, чөнки балалар да, әти-әниләр дә бик тырышып ясаганнар һәрберсенә беренче урын бирерлек. Ләкин шулай да бик озак киңәшләшкәннән соң бер фикергә килдек : җимлекләр арасында аеруча зәвыклы һәм үзенчәлекле җимлекләр түбәндәге балаларныкы дип табылды:Низамова Алия(кечкенәләрнең икенче төркеме),Миншина Ясминә(беренче кечкенәләр төркеме)Фаррахова Рания (икенче кечкенәләр төркеме),Гимадеева Камилә(уртанчылар төркеме),Шафигуллин Данил(зурлар төркеме),Ахкямова Дания (мәктәпкә әзерлек төркеме).Җимлекләр ясап алып килгән башка балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.










