• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37
Телефон: +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60
E-Mail: pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж"
Руководитель: Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 463
У нас учат: 34

Новости

Ветеран белән очрашу

Опубликовано: 05.05.2017

Бөек Җиңү таңы атканга да бит инде 72 ел тула. Бу көннәрдә барлык уку йортларында, оешмаларда Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар бара. Ел саен аларның да сафлары сирәгәя, данлы көннәр, вакыйгалар һаман артта кала бара. Килер бер көн, бу сугыш һәм аның турындагы хатирәләр тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә шаһитларның

“Исән чакта кадерләрен белеп,

Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен.

Эшләр, сүзләр калыр,

Саклап булмас

Музейларда мәңге үзләрен”.

 

Сарман аграр көллиятендә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улы белән очрашу да - әнә шул изге ниятнең бер чагылышы. Ул көллият музеенда экскурсиядә булды, студентлар белән очрашты, сугыш истәлекләре белән уртаклашты. Инде олы яшьтә булуына карамастан, рухи ныклыгын, күңел көрлеген һәм яшәү көчен саклый алган ветеранның яшь буынга әйтер сүзе, җиткерәсе теләкләре зурдан. Иң мөһиме: тынычлык-иминлек, киләчәккә ышаныч. 



К списку новостей