• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37
Телефон: +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60
E-Mail: pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж"
Руководитель: Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 460
У нас учат: 34

Новости

Чәчәкләр китерегез Тукайга!

Опубликовано: 25.04.2017

Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае. Моннан 131 ел элек апрель аенда дөньяга килеп, 26 яшендә, үзеннән соң бәяләп бетерә алмастай әдәби мирас калдырып, татар әдәбиятын бөтен  дөнья алдында бер башка югары күтәреп, мәңгелеккә китеп тә барган ул. Тукайсыз үткән язлар саны гына да инде 104 икән бит инде. Аның гомере – караңгы күктә балкып, бар җиһанны яктыртып, атылып сүнгән йолдыз күк.

 “Яшьнәп үтелгән яшь гомер”. Сарман аграр көллиятендә өстәмә белем бирү педагогы Зиннәтуллина Э. Ә. җитәкчелегендә Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән кичә дә нәкъ менә шулай атала иде. Тукайга багышланган фильм безне шул чорга сәяхәткә алып чыкты. Укучылар сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр, тәрҗемәи хәленә һәм иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең Тукай иҗатын яхшы белгәнлекләрен күрсәттеләр. Шагыйрьнең “Әллүки” шигыренә иҗат ителгән искиткеч моңлы җыр да беркемне дә битараф калдырмады. Кичә бөтен дөнья буйлап сибелгән татар халкының бердәм гимны “Туган тел” не җырлау белән тәмамланды. Үз гомерендә Тукай, башка бер әсәр дә иҗат итмичә, “Туган тел” не генә язган очракта да, барыбер бөек шагыйрь булып калыр иде.

 

Чәчәкләр китерегез Тукайга, чәчәкләр! Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае. 



К списку новостей