Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37 |
Телефон: | +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60 |
E-Mail: | pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж" |
Руководитель: | Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 460 |
У нас учат: | 34 |
Новости
7 мартта хезмәттәшебез Әхмәтов Фәрит Миңнемөхәммәт улының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Опубликовано: 07.03.2017Сезне чын күңелдән шушы олы бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Гомер йомгагын сүтеп карасаң, аның иң зур өлеше Сарман аграр көллияте белән бәйләнгәнлегенә тагын бер кат инанасың. 1988 нче елда 91 нче номерлы Сарман авыл һөнәри-техник училищесында электротехника укытучысы булып эшли башлаганнан бирле, озын, нәтиҗәле хезмәт юлы үтелгән. Сарман аграр көллияте тарихында һәм үсешендә Сезнең мактаулы үз урыныгыз бар. Кеше кылган гамәлләре белән матур. Сез – юл салучыларның берсе. Бөтенләй буш нигездә республика күләмендә үрнәк булырлык электротехника кабинеты җиһазлап, электриклар әзерли башлаганга да 29 ел вакыт үткән. Сез һөнәри белем биргән кичәге укучылар – бүген инде, чын мәгънәсендә, үз эшенең осталары. Дистә еллар үткәч тә, алар Сезгә карата тирән рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен саклыйлар икән, укытучы һәм остаз өчен моннан да олы дәрәҗә һәм горурлык була аламы соң?
Хөрмәтле Фәрит Миңнемөхәммәтович! Без Сезне, иң беренче чиратта, туры сүзле гадел кеше, югары һөнәри осталыкка ия булган таләпчән укытучы буларак хөрмәт итәбез. Гомерегезнең бу бәйрәме бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен, һәр туар таңны сәламәтлек, җан тынычлыгы, өмет-ышаныч белән каршылагыз. Һәрвакыт үзегезнең кирәклегегезне тоеп яшәргә язсын! Юбилейлар алар – чираттагы тормыш баскычлары гына. Гаиләгез имин булып, тигезлек белән гомер көзләрен дә, кышларын да кайгы-хәсрәтсез каршыларга насыйп булсын!
Яшәүнең мәгънәсен төшенеп,
Асылын сеңдереп күңелгә.
Тормыштан тәм табып яшәргә
Тугансыз бит Сез бу җиргә.
Тумыштан бирелгән бетмәс моң
Бизәкли гомерегез йомгагын.
Заяга түгел, гел файдага
Яшәгез көннәрен елларның.
Сарман аграр көллияте коллективы.
К списку новостей