Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37 |
Телефон: | +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60 |
E-Mail: | pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж" |
Руководитель: | Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 460 |
У нас учат: | 34 |
Новости
7 мартта Сарман аграр көллияте директоры Әһелтдинов Зөбәер Зәйнетдин улының олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Опубликовано: 07.03.2017Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Бу олы, күркәм датага Сез тормыш һәм хезмәт юлыгыздагы зур уңышлар белән киләсез.
Тормыш баскычлары буйлап күтәрелгәндә, тырыш, куйган максатларына ирешеп яшәүче ир-егетләрдә ил таяныр көч, рухи ныклык, үз-үзеңә ышаныч була. Сез моны бик күп тапкырлар намуслы хезмәтегез белән расладыгыз. Без Сезне, иң беренче чиратта, Сарман аграр көллиятенең алыштыргысыз җитәкчесе буларак хөрмәт итәбез. Иң авыр вакытта уку йортын кабул итеп алып, аны саклап калу һәм аграр көлллият дәрәҗәсенә күтәрелүе, бүгенге көндә Сарман аграр көллиятенең республика күләмендә һөнәри белем бирүче иң яхшы уку йорты буларак танылуы, аның базасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге Ресурс үзәге ачылу да – Сезнең тырышлыгыгыз, һәвакытта алга омтылып яши һәм эшли алуыгыз нәтиҗәсе. Олы юбилеегыз алдыннан Татарстан Республикасының югары бүләге “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүегез дә – Сезнең хезмәтегезнең, күпъеллык эш тәҗрибәгезнең, җитәкчелек сәләтегезнең югары бәяләнүе.
Кайда гына хезмәт куйсагыз да, Сезнең кыйблагыз, яшәешегез туган җиргә, авыл хуҗалыгына бәйләнгән. Сез шуның белән бәхетле. Вакытыгызны кызганмыйча эшләүче, кешелекле, ярдәмчел, ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, һәрвакытта алга омтылып яшәүче шәхес һәм шул ук вакытта таләпчән җитәкче сез. Сез җитәкчелек иткән чорда инде ничә буын укучылар көллияттә һөнәри белем һәм тәрбия алдылар, үз эшенең осталарына әверелделәр. Алар барысы да республикабызның хезмәт базарында намуслы тырыш хезмәт куялар.
Хөрмәтле Зөбәер Зәйнетдинович! Сезне олы бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Имән агачыдай ныклы сәламәтлек, озын гомер, яшәү дәрте, яңа үрләр-яңа уңышлар, тормыш йөген тартканда сикәлтәсез юллар телибез! Туар таңнарыгыз якты, яшисе елларыгыз, үтәсе юлларыгыз шатлык-куанычлы булсын.
Үз кулыгыз белән төзегәнсез
Гомер юлы дигән диварны.
Күркәм гамәл белән бизәкләгән
Һәр сәгате үткән юлларны.
Алга әйдәп балкый, дәшә һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яшәү дәрте белән
Каршылагыз килер елларны.
Сарман аграр көллияте коллективы.
К списку новостей