• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37
Телефон: +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60
E-Mail: pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж"
Руководитель: Агелтдинов Зубаер Зайнетдинович
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 460
У нас учат: 34

Новости

Милләтемнең кояшы син, и моңлы Тукай, нурлы Тукай!

Опубликовано: 29.04.2016

«Милләтемнең кояшы син, и моңлы Тукай, нурлы Тукай!”

Әнә шундый исем астында Сарман аграр көллиятендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби атналык үтте. Көллият студентлары “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” Үзәк китапханә белән берлектә уздырган шигырь бәйрәме кысаларында “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә актив катнаштылар, Грамота белән бүләкләнделәр, әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына күзәтү ясадылар, шигъри осталыкларын күрсәттеләр, документаль фильмнар карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча “Күкрәгемдә шигырь уты янганда...” дигән исем астында үткәрелгән Республика конкурсында катнаштылар.  “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль клубының чираттагы уены да Тукай иҗатына багышланган иде. Атналыкны әзерләгән укытучыларга, актив катнашкан студентларга чын күңелдән олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Тукай, аның иҗаты мәңгелек. Тукайсыз узган еллар саны гына да 130 икән бит. Әмма Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә татар поэзиясенең остазы, юлбашчысы булып кала бирә. Чын шагыйрьләрнең гомере арифметик саннар кысасына сыя алмый. Чын шагыйрьләрнең гомере халык хәтере белән исәпләнә.



К списку новостей