Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сармановский район, село Сарманово, ул.Ленина, дом 37 |
| Телефон: | +7(855)-592-53-53; +7(855)59-2-45-60 |
| E-Mail: | pu91@mail.ru, Pu91.Sar@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Сармановский аграрный колледж" |
| Руководитель: | Нигматуллин Ильфат Ульфатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 460 |
| У нас учат: | 34 |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Сармановский аграрный колледж" / “Сарман агарар көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
9 Май – Бөек Җиңү көне бәйрәме 09.05.2014

Бүген, 9 Май – Бөек Җиңү көне бәйрәмендә, Сарманда бәйрәм Парады узды. Сарман аграр көллияте дә матур итеп бизәлгән транспарантлар, шарлар, оешма исеме күрсәтелгән табличка белән чыкты. Бәйрәм булгач, көне дә, махсус диярсең, матурланды: ачык күк йөзе, кояш елмая, җылы – бәйрәм атмосферасы ясарга тагын ни кирәк?Бәйрәм маршы узганнан соң, район ял паркында ветераннарны котладылар, сугыш кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, залп бирделәр, тәкыялар куйдылар. Бөек Җиңүнең 69 еллыгы лаеклы рәвештә үтте!
-
Единый информационный портал «Новости российского бизнеса» 29.04.2014

Руководствуясь задачей повышения взаимной ответственности государства, бизнеса и общества в поддержке растущего стремления граждан, представителей общественных и профессиональных объединений, политических партий, предпринимательского класса участвовать в жизни страны Международный Представительский Центр и редакция журнала «Экономическая политика России» формируют Единый информационный портал «Новости российского бизнеса» Сайт: http://www.kremlinrus.ru
Задачи Единого информационного портала
«Новости российского бизнеса»
· выявление приоритетных направлений, форм и методов государственного регулирования в целях модернизации экономики и инновационного развития России;
· размещение предложений предприятий и организаций в адрес органов государственной власти Российской Федерации по направлениям социально-экономического развития России, определению этапов такого развития, его методов и механизмов;
· анализ результатов социально-экономического развития Российской Федерации, секторов и отраслей экономики, выявление проблем, препятствующих ее устойчивому развитию и технологическому обновлению;
· мониторинг результатов наиболее значимых социально-экономических реформ, выявление проблем, препятствующих их реализации, а также подготовка экспертных обзоров по обеспечению выполнения в полном объеме намеченных преобразований в социально-экономической сфере;
· рассмотрение проектов предприятий и организаций, связанных с развитием финансового рынка и обеспечением его стабильности, а также оценка эффективности принимаемых в этой области мер;
· обсуждение вопросов, связанных с развитием и регулированием финансового рынка в границах единого экономического пространства;
· включение предложений государственных и коммерческих структур по повышению эффективности взаимодействия федеральных органов исполнительной власти, органов исполнительной власти субъектов Российской Федерации, органов местного самоуправления, учреждений, предприятий и организаций в решении наиболее значимых проблем в социально-экономической сфере, а также предложений, направленных на создание благоприятного инвестиционного климата в Российской Федерации и условий для развития малого и среднего предпринимательства;
· информирование органов государственной власти РФ, научных и деловых кругов о проектах национальной предпринимательской инициативы, направленных на улучшение инвестиционного климата в Российской Федерации и устранение барьеров для развития предпринимательства;
· экспертная оценка планов и программ, направленных на обеспечение реформирования экономической и социальной сфер, анализ динамики и темпов их выполнения;
· привлечение общественных организаций и средств массовой информации к обсуждению направлений, этапов, методов и механизмов социально-экономического развития Российской Федерации;
-
Сарман аграр көллияте белдеклеләре "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында җиңделәр 25.04.2014

Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының чираттагы утырышы узды. Ул рус әдәбиятының 60-80 еллар поэзиясенә багышланды. Клуб җитәкчесе Резидә Сәфәргалина һәм уенны алып баручы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Хәбибуллина бай эчтәлекле кичә әзерләгәннәр. Сәхнә бизәлеше, фон өчен куелган салмак музыка, уен барышында яңгыраган җырлар, укылган шигырьләр шул чорны күзалларга мөмкинлек тудырды. Уенчылар, утырыш эшендә катнашучылар үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар, кызыклы яңалыклар алдылар. Уен белдеклеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Алар барлыгы 620 сум акча эшләделәр. Бер тамашачының җавабы 60 сумга бәяләнгән сорауга булды. Клуб банкына 100 сум акча китте.
-
Парадка әзерләнә башладык 24.04.2014

Тиздән 9 Май – Җиңү көне килеп җитә. Сугышта катнашкан якташларыбызга хөрмәт ягыннан районда бу истәлекле датаны зурлап билгеләп үтәләр. Ул көнне сугыш тематикасы белән бәйле концерт номерлары күрсәтелә, һәйкәлләргә чәчәкләр куела, тантаналы марш үтә. Парадка мәктәп укучылары һәм Сарман аграр көллияте студентлары үзләренең җитәкчеләренең һәм Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов күзәтчелегендә хәзер үк әзерләнә башладылар.
-
Сарман аграр көллияте концерт-очрашуга чакыра 15.04.2014

Сарман аграр көллияте коллективы белән чираттагы очрашу апрельнең 16сында Сарман мәдәният йортында булачак. Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында уздырылучы бу концерт-очрашулар барышында көллият турында мәгълүмат алырга да мөмкин
-
Сарман аграр көллиятендә сәламәт тормыш алып баруның рәтен беләләр 15.04.2014

Бүген Сарман аграр көллияте базасында студентлар арасында сәламәт тормыш алып бару тәрбияләү буенча иң яхшы чараны ачыклау буенча Республика конкурсының зона туры узды. Анда Сарман аграр көллияте, Әлмәт һәнәри көллияте һәм Зәй политехника көллияте командалары катнаштылар. Алар үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр, төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. "Иң яхшы чара" номинациясендә Сарман аграр көллияте командасы җиңде.
-
Встреча выпускников с представителями Казанского государственного аграрного университета 09.04.2014

08.04.2014 года по программе профориентационной работы Сармановский аграрный колледж посетили представители Казанского государственного аграрного университета. Они встретились со студентами, которые обучаются по специальности «Механизация сельского хозяйства». В ходе беседы со студентами была рассказана история возникновения университета. Студенты были ознакомлены с условиями поступления в данный университет. По программе кластерного обучения наши студенты имеют льготы при поступлении в Казанский государственный аграрный университет: студенты не сдают ЕГЭ, а поступают по внутреннему экзамену; обучаются по ускоренной программе; зачисляются на бюджетные места; по возвращении со службы ВС РФ за студентами сохраняются их бюджетные места; помимо стипендии от вуза, студенты по договору с предприятиями получают дополнительную надбавку в размере 5 тыс. руб. и т.д. Наши выпускники зарегистрировались на сайте КГАУ в качестве абитуриента и попытались пройти тестирование по математике (внутренний экзамен при поступлении). При этом преподавателями из университета была дана консультация по математике. Наши выпускники получили исчерпывающую информацию от представителей университета и заинтересовались в продвижении своей деловой карьеры.
-
Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. 01.04.2014

Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. Бүген, 31 мартта, алар Александровка авылы мәдәният йортына киләләр. Иртәгә концерт Күтәмәле авылы мәдәният йортында узачак, 2 апрельдә – Ләшәү Тамак авылы мәдәният йортында. Чара һәркөнне дә бер үк вакытта – 18:00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.
Бу көннәрне район газетасына язылу мөмкинлеге дә булачак. Чаралар узган көннәрдә газетага язылучылар арасында район мәдәният йортында булачак концерт-тамашаларга чакыру билетлары уйнатылачак.
Башка авылларда һөнәри юнәлеш концертлары үткәрү графигы
Үткәрү урыны
Үткәрү датасы
Үткәрү вакыты
Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йорты
3 апрель
18:00
Морбаш авылы мәдәният йорты
7 апрель
18:00
Сарайлы авылы мәдәният йорты
8 апрель
18:00
Карашай Саклау авылы мәдәният йорты
9 апрель
18:00
Мортыштамак авылы мәдәният йорты
10 апрель
18:00
Юлтимер авылы мәдәният йорты
14 апрель
18:00
Сарман авылы мәдәният йорты
16 апрель
18:00
-
Сарманда яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү буенча чара уздырылды 21.03.2014

21 мартта Сарман аграр көллияте "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә яшүсмерләр арасында алкоголизмны кисәтү максатыннан чара үткәрде. Ул Сарман аграр көллиятендә үтте. Чарада "Шәфкать" үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Рахилә Мөбәракшина "Яшүсмерләрдә сыра алкоголизмы" дигән темага лекция укыды. "Шәфкать"нең шул ук бүлегенең психологы Гөлгенә Миргасимова "Азамат" җәмәгать фондының яшүсмерләрдә алкоголизм профилактикасы буенча видеодәрес күрсәтте. Аны карагач, барысы бергәләп фикер алыштылар.
-
Сарманда "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены клубының чираттагы утырышы узды 18.03.2014

Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен клубының чираттагы утырышы узды. 35 нче төркем укучылары катнашындагы уен "Математика елы" кысаларында "Математика – хикмәтле фән" дип аталды. Белеклеләр дә, тамашачылар да математика өлкәсендәге белемнәрен сынадылар. Уенга район мәгариф бүлеге белгече Раушания Сәетгәрәева, Сарман урта мәктәбе математика укытучысы Наталья Закирова, көллият җитәкчесе урынбасарлары составындагы жюри бәя бирде. Клубның җитәкчесе Резидә Сәфәргалина сүзләренә караганда, быел клуб эшчәнлегенә 8 ел тулган. Бу утырыштагы уеннарның максаты булып, математика фәненең тормышта тоткан урынын билгеләү, шәхесне экономик яктан да тирән фикерләүче итеп тәрбияләү торган. Уенны математика укытучысы Гөлназ Бакиева алып барды.
– Укучыларның белеменнән мин бик канәгать, оста уйнадылар. Тамашачылар да актив булды. Белеклеләргә сораулар да әзерләгәннәр иде. Уен белеклеләрнең җиңүе белән тәмамланды, – диде ул.

















