Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 31 |
Телефон: | +7(855)-592-52-54 |
E-Mail: | sarm_dshi@mail.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "Сармановская ДШИ им. И.Г.Шакирова" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Ширеева Гульшат Руслановна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 315 |
У нас учат: | 19 |
Новости МБУДО "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова"
Сарман балалар сәнгать мәктәбенә 50 ел!!!
Опубликовано: 17.12.2015Сарман сәнгать мәктәбенең алтын юбилее!
Сарман, Сарман! Монлы жырын белән
Мәгълумдер син татар илендә.
Зөһрәләрен Зөһрә йолдыз булып
Балкый буген халык кунелендә.
Дөнья матурлыгын сыендырган
Зәнгәр таулар, яшел аланнар
Челтерәп аккан көмеш чишмәләрдән
Илһамнарың илҺам алганнар.
Сарман балалар сәнгать мәктәбенең 50 еллык юбилеена багышланган кичәне, менә шундый матур шигырь юллары ачып җибәрде.
Сарман балалар сәнгать мәктәбенә 1965 елда нигез салына. Шул дәвердән бирле, бинасы гына түгел, коллективы да күп үзгәрешләр кичерә. Юбилей кичәсе бик җылы, хәтта ягымлы атмосферада үтте, чөнки бү түгәрәк датаны гына билгеләп концерт кую түгел, ә бәлки иң беренчеләрдән булып шушында иҗатка хезмәт итүчеләрнең яшьлек хатирәләрен яңартып, сәхнәдән яраткан җырлары белән бергә Сарман ягына, хезмәттәшләренә, халыкка- әле тагын йөрәк җылысын, күңел нурларын да бүләк итеп киттеләр.
Иң беренче көннән алып Сарман сәнгать мәктәбе, аның чыгарылыш укучылары моңлы- җырлы Сарман данын ничек күтәргән булсалар, бүген дә тәҗрибәле укытучыларыбыз, директорыбыз- Шакиров Илһам Бакир улы җитәкчелегендә мәктәп данын күтәрү, балалар күңелендә иҗатка мәхәббәт уяту, сандугачлы Сарман районын бөтен дөньяга таныту өчен барлык тәҗрибәләрен, көчләрен куялар. Укучыларыбызның, халыкара, Бөтенроссия, төбәкара һәм башка куп төрле дәрәҗәдәге, җиңүләре, һичшиксез моның турыдан- туры дәлиле булып тора.
Шушындый олы бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен 40 эшләрен 40 якка ташлап, мәктәптә хезмәт куйган укытучылар, җитәкчеләр, профессиональ хезмәт юлларын шушы мәктәп бусагасыннан башлап җибәргән чыгарылыш укучылары да кайтканнар иде: Зөхрә Шәрифуллина- Азат Халимов(Казан), Васим–Асия Ахметшиннар (Чаллы), Флер Гайнемов-Рәзинә (Нижнекамск), Нурия Багауова (Чаллы), Шамиль Сәлимгәрәев (Чаллы), Вәзирә Гайнемова (Чаллы), Сөмәя Фәхрисламова (Нижнекамск), Раушания Шакирова (Чирмешән), Дилә Юнусова (Чаллы), Тәлгать Хәбибуллин (Әлмәт), Венера Гариповна Каримова (директор), Алис Алмазович Мортазин (директор), Мәсгудә Шириазданова (директор), Дамир Хайруллович Гарифуллин, Равиль Гыймадиев, Энҗе Абулаисовна, Розалия Талибуллина, Эльвина Губайдуллина, Динә һәм Дилә Кыямовалар һәм башкалар.
Укучыларга, укытучыларга яңа җиңүләр, сәнгатькә булган мәһәббәтләрен үстереп, көчәйтеп бары тик алга атлап, яңа үрләр яуларга теләп калабыз!
Сәнгать безгә гашыйк, ә без сәнгатькә!
К списку новостей