Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 31 |
Телефон: | +7(855)-592-52-54 |
E-Mail: | sarm_dshi@mail.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "Сармановская ДШИ им. И.Г.Шакирова" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Ширеева Гульшат Руслановна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 315 |
У нас учат: | 19 |
Новости МБУДО "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова"
Буген Сарман сәнгать мәктәбендә Татарстанның Атказанган артистлары кунакта.
Опубликовано: 24.05.202324 май көнне И.Шакиров ис.Сарман сәнгать мәктәбе Татарстанның халык җырчысы,Сарман кызы Зөһрә Шәрифуллина һәм шулай ук Татарстанның халык артисты,виртуоз музыкант Азат Хәлимов белән очрашу ясап,мастер класс уздырды.Балалар Зөһрә апаларынын сәнгать мәктәбендә укыган елларын,музыка көллитенә керүен,И.Шакиров бригадасына эләгеп,күп еллар бөек җырчы мәктәбен узуын бик кызыксынып тыңладылар. Алай гына да түгел, "Сез ничек җырлап киттегез", "Беренче өйрәнгән җырыгыз?","Артист булу кыенмы?", "И.Шакиров ул ниндирәк кеше иде" ,дигән сораулар белән күмделәр.Зөһрә апалары аларга татарча озын халык җырларын да,рус җырын да иркен сулышы,киң диапозоны белән,рәхәтләнеп җырлап күрсәтте.Ә Азат абыйларының эреле- ваклы гармуннардаөздереп уйнавын алкышларга күмделәр.Аеруча активлык күрсәткәннәр җырчының очрашу истәлеге итеп биргән махсус бүләгенә дә лаек булдылар.
Сәнгатькә гашыйк киләчәк буын озак еллар халкыбызга хезмәт иткән ике халык артисты белән очрашудан сәхнә серләренә төшенеп,башкаоу осталыгына сокланып кына калмыйча,тамашачы буларак үзеңне тоту әдәпләренә дә игьтибар итеп,артист белән тамашачы арасында иҗади җепләр суза алдылар.
Очрашу балалар күңелендә матур бер хәтирә булып озак сакланачак.
К списку новостей