Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова" Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 31 |
Телефон: | +7(855)-592-52-54 |
E-Mail: | sarm_dshi@mail.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "Сармановская ДШИ им. И.Г.Шакирова" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Ширеева Гульшат Руслановна |
Год основания учреждения: | 1965 |
У нас учатся: | 315 |
У нас учат: | 19 |
Новости МБУДО "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова"
XXII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр иҗаты “Сандугач сайрар илем”
Опубликовано: 13.03.2019Сарман… яшел үзәннәрең, урманнарың, челтрәп аккан чишмәләрең хәтта искән җилләреңә тикле якын син... Шундый кадерле, үз, күңелләрнең һәр кылын тибрәндерә торган чиксез тирән хисләрне туган ягың гына уаята аладыр.Туып үскән җирне кадерләгән, зурлаган һәм хөрмәт иткән кеше генә бу дөньяның асылына төшенеп бәхетле тормыш кора ала.
Менә шундый, туган якларын өзелеп яраткан, балалар “Сарман балалар сәнгать мәктәбе”ндә өстәмә белем алалар. Бүтәнчә була да алмый, чөнки бары тик олы, саф, чиста хисләр генә күңелләрне галәмне сыйдырырлык киң, нурлы...иҗатка гашыйк итә.
Шаян биюме ул, әллә моңлы җырмы, укучылар һәммәсен дә, укытучылары белән бердәм булып, зур тырышлык, сабырлык белән сәхнәгә чыгаралар. Һәм Сарман исемен дөньяга танытырга мөмкинлек булганда беркайчан да читтә калмыйлар.
12 март көнне Әлмәт шәһәрендә XXII төбәкара балалар һәм яшьүсмерләр иҗаты “Сандугач сайрар илем” фестивале үтте. “Умырзая” бию коллективы-Нургалиева Гөлшат Васитовна, “Жасмин» бию коллективы Хайбрахманова Миләүшә Фәритовна җитәкчелеге астында әзерләнеп, бию осталыгында көч сынаштылар. Елдан ел катнашучы төркемнәр саны арта, биючеләр остара, жюрилар тарафыннан таләпләр үсә.
“Умырзая” һәм “Жасмин” бию төркемнәре 2 дәрәҗә лауреатлары исемен яуладылар.
Кадерле укучыларыбыз һәм аларга күпкырлы иҗат дөньясында юл табарга ярдәм итүче укытучыларыбыз, сезне югары нәтиҗәләргә ирешүегез, җиңү яулавыгыз белән кайнар котлыйбыз! Көч, сабырлык, тырышлык, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телибез!!!
К списку новостей